(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче февраль, Татьяна Марюхова). Узган ел Казанның Совет районындагы 15 торак массивында 1766 яктырткыч һәм 706 багана урнаштырылган, бу 34 километр урамны яктыртырга мөмкинлек биргән. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшинга эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов җиткерде.
«Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган моңарчы күрелмәгән программалар безнең башкалабызның да, республика шәһәрләренең дә йөзен танымаслык итеп үзгәртте. Кызганычка каршы, поселоклар анда калдык принцибы буенча эләккән, ә аларда Казанның ике йөз меңнән артык кешесе яши. Һәм, әлбәттә, аларда да башкала шартлары булсын өчен, аерым программага, финанслауны арттыруга мохтаҗлык бар», - дип җиткерде И.Метшин.
Шәһәр Мэры генераль план карарлары, шулай ук федераль һәм республика программалары ярдәмендә республиканың юл челтәре үсеше бара, дип билгеләп үтте. «Поселоклар өчен ел саен һәм системалы рәвештә, без теләгән үк күләмдә булмаса да, акча тотыла һәм проектлар гамәлгә ашырыла», – дип ассызыклады ул.
Р.Фәтхетдинов сөйләгәнчә, торак массивлардагы эшнең тагын бер аспекты – су басуга каршы көрәш. Совет районы территориясендә 46 км елга ага. Узган ел 277 проблемалы участок бетерелгән. «Быел, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгындагы, Тышкы төзекләндерү комитетындагы коллегаларыбыз белән берлектә, «Нокса елгасын савыктыру» проекты кысаларында, без проблемалы участокларны чистарту эшен дәвам итәчәкбез – ярны ныгыту, кирәкле урыннарда елга үзәнен тирәнәйтү һәм авария хәлендәге агачларны җыештыру буенча чаралар үткәрү планлаштырыла», – дип йомгаклады спикер.
Исегезгә төшерәбез, Совет районы бистәләрендә 53 меңнән артык казанлы яши. Шәһәр территориясендә барлыгы 97 торак массив урнашкан.