(Казан
шәһәре KZN.RU, 7 нче февраль). Карлы февраль шәһәрнең юл һәм коммуналь
хезмәтләре өчен катлаулы сынау булды. Бу ай башыннан Казанда 26 мм явым-төшем
яуды, бу айлык норманың 93% ын тәшкил итә. Җомга көнне күпләп кар явып үткәннән
соң, 1425 км озынлыктагы беренче һәм икенче категориядәге барлык төп юллар
тулысынча кардан чистартылды. Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе
киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең юл һәм коммуналь хезмәтләренә
рәхмәт белдерде. «Барлык хезмәтләр дә бер сменада гына түгел, берничә сменада эшли,
шуның аркасында без төп магистральләрне җыештырып бетердек», – дип билгеләде
шәһәр башлыгы.
Узган
ялларда тротуарларны һәм квартал эчендәге юлларны чистартуга зур игътибар
бирелде, бүгенге көндә территорияләрнең 70% ы чистартылды, дип билгеләп үттеләр
Тышкы төзекләндерү комитетында. Шулай ук юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен
юлларны һәм тротуарларны комлы катнашмалар һәм бозлавыкка каршы материаллар
белән эшкәртәләр.
Моннан
тыш, Казан Башкарма комитеты эш барышын тәүлек буе контрольдә тота: җаваплы затлар
юлларны даими тикшереп тора, шулай ук мониторинг системасы кулланыла. Тышкы
төзекләндерү комитетында билгеләп үтелгәнчә, квартал эчендәге юлларны нәтиҗәле
чистарту өчен элеккечә үк юл кырыйларында калдырылган автотранспорт комачаулый.
ЮХИДИ белән берлектә мәсьәләне хәл итүнең түбәндәге механизмы эшләнде: подрядчы
оешмалар адреслар белән гаризалар калдыра, шуннан соң законсыз калдырылган автомобильләр
эвакуацияләнәчәк.
Исегезгә
төшерәбез, кышкы чор башыннан бирле Казан урамнарыннан 703 мең тоннадан артык
кар чыгарылган. Казанда кар чистарту буенча кайнар линия телефоннары эшли.
Район администрацияләренә дә, «Ачык Казан» сервисы аша да мөрәҗәгать итәргә
мөмкин.