(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче февраль, Ксения Швецова). Узган ел Казанның Совет районы поселоклары урамнарының 75 ендә 37 чакрымга сузылган урам-юл челтәрләренә 1201 ут баганасы урнаштырылган. Барлыгы тагын 4,5 мең багана урнаштырырга кирәк, шуңа күрә быел эшләр дәвам итәчәк, дип хәбәр итте бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов.
«Безнең Совет районындагы поселоклар үзгәрә, яктыра һәм бу сөендерә, – диде Казан Мэры Илсур Метшин. – Зурлыгына, шәһәр үзәгеннән төрле ераклыкта булуына карамастан, барлык поселокларның үсүе мөһим».
Яктылыктан тыш, шәхси сектор өчен юлларны оештыру һәм тротуарларны төзекләндерү мөһим мәсьәлә булып кала, дип билгеләп үтте Р.Фәтхетдинов. Узган ел барлык программаларда катнашу нәтиҗәсендә поселокларда 242 млн сумга 16 км юл ремонтланган. Соңгы елларда торак массивларның юл хуҗалыгына зур акчалар кертелүенә карамастан, юлларны ремонтлауга һәм тротуарлар төзүгә әле дә 8 млрд сумнан артык таләп ителә. «Монда республика һәм федераль программалар ярдәменнән башка булмый», – диде район администрациясе башлыгы.
Узган ел 14 коммерциягә нигезләнмәгән бакча ширкәтендә скважиналар, суэтем башнялары, резервуарлар, шулай ук яңа керү юллары барлыкка килде. Тагын биш коммерциягә нигезләнмәгән бакча ширкәтендә электр челтәрләре ремонтланды. «Быел без тагын сигез коммерциягә нигезләнмәгән бакчачылык ширкәтенә керү юлларын ясауда ярдәм итәргә исәп тотабыз», – дип планнары белән уртаклашты Р.Фәтхетдинов.
Инфраструктураны үстерүгә шулай ук территориаль иҗтимагый үзидарәләр (ТИҮ) җәлеп иткән грант акчалары да ярдәм итә. Р.Фәтхетдинов сөйләвенчә, узган ел иң яхшы ТИҮ ләр 2 млн сумлык 5 республика гранты откан, шуның нәтиҗәсендә Царицынский бугор һәм Нагорный балалары хәзер яңа мәйданчыкларда уйный. Шулай ук бу акчаларга яңа заманча контейнер мәйданчыклары булдырылган.