(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче
ноябрь, Ксения Швецова). Казанда агымдагы ремонт 157 балалар бакчасында һәм 80
мәктәптә башкарылган, шәһәр бюджетыннан бу максатларга 265 млн сум бүлеп
бирелгән. «Бүген без шәһәребезнең барлык социаль учреждениеләре буенча тулы картина
җыйдык. Без объектларны ремонтлауга булган ихтыяҗны төгәл күрәбез һәм аларның
һәркайсы буенча беренче чиратта нинди эшләр кирәклеген беләбез», – диде бүген
эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.
Агымдагы ремонт: түбә яңарту, челтәрләрне алыштыру,
парапетлар урнаштыру
Мәгариф учреждениеләрен агымдагы ремонтлау программалары шәһәр бюджетыннан
финанслана. Барлыгы 531 учреждение базасында 642 объект исәпләнә, дип хәбәр
итте Казанның Социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү
департаменты директоры Петр Королев. Шуларның 43%-ы – 2005 елдан башлап
төзелгән һәм файдалануга тапшырылган һәм инде капиталь ремонт үткәрелгән
биналар. Калган 57%-ның торышы канәгатьләнерлек түгел – бу –2005 елга кадәр
төзелгән йортлар, аларда капиталь ремонт файдалануга тапшырылганнан соң бер
генә тапкыр да үткәрелмәгән.
37 учреждениедә 57 млн сумлык түбә ремонтланган. 81 учреждениедә
индивидуаль ихтыяҗга бәйле рәвештә, яңгыр суларын агызу системасын алыштыру,
парапетлар, зенит фонарьлар урнаштыру, түбә ябу һәм түбәнең аерым элементларын
алыштыру кебек эшләр башкарылды, дип хәбәр итте П.Королев.
Шулай ук агымдагы ремонт кысаларында мәгариф учреждениеләрендә 684 иске
агач тәрәзәләр өч катлы пыяла пакетлы пластик тәрәзәләргә алыштырылды. Шул ук
вакытта агымдагы ихтыяҗ мәгариф өлкәсенең 68 шәһәр учреждениесендә 3 мең тәрәзә
уемын тәшкил итә.
«Агымдагы ремонт – тулысынча безнең өстенлегебез, җаваплылык зонасы.
Эшләнгәннәрнең күләме куандыра», – дип шәрехләде И.Метшин.
Төп проблема – таушалган челтәрләр
Әмма Казандагы балалар бакчаларының һәм мәктәпләрнең төп проблемасы,
П.Королев сүзләренчә, биналар эчендә урнашкан бик нык таушалган инженерлык
коммуникацияләре. Болар – су белән тәэмин итү, су чыгару, электр белән тәэмин
итү һәм тышкы яктырту системалары.
«Без опрессовкалар вакытында батареялар шартлау һәм электр үткәргечләренең
тузган булуы сәбәпле, электр щитларының януы кебек проблемалар белән даими
рәвештә очрашабыз, – дип зарланды департамент җитәкчесе. – Бу мәсьәләләрне
агымдагы ремонт вакытында хәл итәбез». Ул агымдагы ремонт программасы
проблеманы тулысынча хәл итмәячәк, дип өстәде, бары тик учреждение эшен дәвам
итсен өчен локаль рәвештә иң кискен проблемаларны хәл итәргә генә мөмкинлек
бирәчәк.
«Башка сүзләр белән әйткәндә, быел финанслау кысаларында без иң авырткан
нокталарны гына эшли алдык. Биналарның ремонтка булган ихтыяҗы башкарылган
күләмнәрдән күпкә артып китә һәм финанслауның башка масштабларын күздә тота», –
диде П.Королев.
Бүгенгә тиз арада салкын һәм кайнар су белән тәэмин итүнең 10 мең погонлы
торбаларын ремонтларга, 18 мең погонлы электр үткәргечләрен һәм 1 меңнән артык
электр щитын алмаштырырга кирәк. Бу максатларга 165 млн сум таләп ителә.
Агымдагы елга социаль объектларны ремонтлау буенча
күрсәтмәләр үтәлде
Агымдагы ремонт буенча башкарылган барлык эшләр күзәтчелек органнары
күрсәтмәләренең һәм суд карарлары күрсәтмәләренең бер өлешен генә юк итәргә
мөмкинлек бирде, дип хәбәр итте П.Королев. Шул ук вакытта агымдагы елда үтәлү
вакыты чыккан күрсәтмәләр һәм карарлар 100%-ка үтәлгән. «Ремонтка ихтыяҗ бик
зур, мең еллык тарихы булган шәһәрдә башкача була алмый. Бездә ремонт көтә
торган 50, 60, хәтта 70 яшьлек биналар бар. Ләкин бу агымдагы мәсьәлә түгел, ә
капиталь ремонт мәсьәләсе, – диде И.Метшин. – Бу юнәлештә күп эшләр башкарыла,
моның өчен республика җитәкчелегенә һәм шәхсән ТР Президенты Рөстәм
Миңнехановка рәхмәт белдерәсем килә, аның моңарчы күрелмәгән программалары
безгә бу планда җитди алга китәргә мөмкинлек бирә».
Казанда 30 яшьтән өлкәнрәк мәктәпләргә, 57 мәктәпкәчә учреждениегә һәм
барлык диярлек яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт ясалды, дип искәртте шәһәр
башлыгы. Моның белән беррәттән, шәһәр яны балалар лагерьларында масштаблы эшләр
алып барыла, беренчел челтәрнең барлык сәламәтлек саклау учреждениеләре дә
тулысынча диярлек ремонтланган.
«Бу эшнең зур нәтиҗәләре. Казанлыларның бәяләмәләре буенча без аларның кешеләр тормышында ничек чагылыш табуын күрәбез, – дип
ассызыклады Мэр. Ул шулай ук Социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга
хезмәт күрсәтү департаменты эшчәнлегенә өстәмә финанслар бүлеп бирү мөмкинлеген
карауны йөкләде. «Без финанс идарәсе белән берлектә департаментка ярдәм итү
мөмкинлекләрен бәяләсен өчен тәкъдим кертегез, – диде И.Метшин. – Афәрин,
кисәтүләрне вакытында бетерәсез. Киләчәктә бу эш темпын сакларга кирәк».