(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче ноябрь, Камилә Гобәйдуллина). Казанда декабрь аенда 2021 ел программасына кертелгән соңгы йортларга капиталь ремонт ясау төгәлләнәчәк. Шәһәр хакимияте махсус контрольдә 11 объектны тота. Хәзерге вакытта эшләрнең кайсы этапта булуын эшлекле дүшәмбе барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде.
Нотыкчы сүзләренә караганда, Мәскәү районының дүрт йортында эшләр бу атнада төгәлләнәчәк, Киров районының ике йортында ремонт эшләрен декабрьдә төгәлләргә планлаштыралар. Шулай ук киләсе айда Мәскәү районының бер йортында һәм подрядчылар алыштырылган Идел буе районының бер йортында эшләр тәмамланып килә, хәзер анда башка оешмалар эшли. Калган объектларда эшләр тәмамланган, документларны рәсмиләштерү процессы бара.
Казан Мэры Илсур Метшин йөкләмәсе буенча капиталь ремонттан соң өстәмә рәвештә Рихард Зорге урамындагы 121-нче номерлы йорт каралды, анда яшәүчеләр шәһәр башлыгына түшәм һәм диварларлар буенча су үтүгә зарланган. «Ремонт вакытында түбәләрдән чыннан да су үткән, әмма эшләр тәмамланганнан соң мондый күренеш күзәтелмәде, бу актлар белән расланган. Подрядчы халык белән элемтәдә, зыянны каплаячак, – дип хәбәр итте Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров.
Шулай ук подъездларның берсендә яшәүчеләр аларга пандус урнаштыруларын сораган. Подрядчылар сүзенә караганда, алар бу мәсьәләне эшкәрткән, ләкин баскычларның шактый тар булуы аркасында кыенлыклар килеп чыккан. «Пандус буенча хәзерге вакытта проект эшләнгән инде. Аны шул исәптән гариза бирүчеләр белән дә килештерделәр. Бу атнада подрядчылар монтажга чыга», – дип йомгаклады М.Закиров.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Казанда 295 йорт яңартыла. Капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыруга 2,8 млрд сум бүлеп бирелгән. Эшләр комплексы 59 йортта 170 лифт алмаштыруны, 6 йортта һава торышына карап көйли торган 6 төен урнаштыруны, 147 түбәне алыштыруны, 106 йортта фасадларны, 123 йортта җылылык челтәрләрен ремонтлауны, 4 йортта янгынга каршы саклау системасын алыштыруны үз эченә ала.