(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июнь, Алена Мирошниченко). Казанда пациентларны хастаханәгә салу, ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм күрсәтү очракларыннан тыш, коронавируска анализлар нәтиҗәләрен һәм СОVID-19 белән авыручылар белән контакт булмау турындагы белешмәләр бирелгәннән соң башкарыла. Бу хакта бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте. Утырышны шәһәр Мэры Илсур Метшин үткәрде.
В.Жаворонков сүзләренчә, белешмә һәм стационардагы анализлар нәтиҗәләре буенча хастаханәгә озату әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыручы авырулар, шулай ук югары технологияле медицина һәм махсуслаштырылган ярдәм күрсәтү өчен уздырыла. Шулай итеп, COVID-19 авыруы белән контактның булмавы турындагы белешмә 3 көннән дә соңга калмыйча, ә яңа типтагы коронавирус инфекциясенә анализ хастаханәгә салынуга 7 көн кала бирелергә тиеш. «Тикшеренүләр пациент мәҗбүри медицина иминияте полисы белән беркетелгән медицина оешмасында уздырыла», - дип өстәде ул.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары 16-нчы июньдә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының COVID-19 га каршы ике формадагы вакцинаны клиник тикшерүгә рөхсәт бирүен билгеләп үтте. Ул Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология Милли тикшеренү үзәге тарафыннан эшләнгән. Вакцинаны клиника тикшерүе 17-нче июньдә Мәскәүнең ике медицина учреждениесендә башланды. Тикшеренүләрдә һәркайсында 38 кешедән торган ике төркем үзирекле кешеләр катнашачак. «Пандемия чорында клиник тикшеренү үткәрү ил өчен уникаль очрак булып тора. Бу базарда вакцинаның тиз арада барлыкка килүенә китерәчәк, дип ышанабыз», - диде В.Жаворонков.
Илсур Метшин Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте акрынлап йомшаклыклар кертә, әмма коронавирусны профилактикалау буенча төп таләпләр элеккечә кала, дип ассызыклады. «Барыгыздан да аларны үтәүне сорыйбыз. Ә учреждение, транспорт компанияләре, социаль оешмалар җитәкчеләренә - контрольдә тоту һәм бу мәсьәләгә аерым игътибар бирү генә түгел, ә аны түр башына кую үтенечен җиткерәбез», - диде шәһәр башлыгы. Казан Мэры билгеләп үткәнчә, предприятие һәм сәүдә объектлары милекчеләренең күпчелеге тәкъдимнәргә игътибар белән карый һәм клиентларга шәхси саклану чараларыннан башка хезмәт күрсәтми.
«Әлбәттә, без һаман бер үк нәрсәне кабатлыйбыз. Ләкин барлык белгечләр дә, республика, шәһәр, һәм Россия, һәм дөнья белгечләре дә, моның белән безгә яшәргә һәм барлык саклану чараларын үтәргә, сәламәтлегебез һәм якыннарыбыз турында кайгыртырга өйрәнергә кирәк, диләр, - диде шәһәр башлыгы. - Төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, ә бигрәк тә белгечләр икенче дулкын мөмкин булуын әйтәләр, кызганычка каршы, аны көтәләр. Үзебезне саклау яхшырак оештырылган саен, әйләнә-тирәдә куркынычсызрак булачак», - дип йомгаклады Мэр.