(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июнь, Ксения Швецова). Казанда 3 меңнән артык яңа юл билгесе урнаштырылачак, аларның күпчелек өлеше юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе урыннарында барлыкка киләчәк. Бу максатларга республика бюджетыннан 10 млн сум акча бүленгән. Шулай ук шәһәрдә юл билгеләре ясау, яктырткычлар, светофорлар урнаштыру һәм һәлакәт чыганакларын бетерү өчен киртәләр кую эше дәвам итәчәк. «Без ЮХИДИ таләпләрен үтәячәкбез һәм кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен барлык чараларны күрәчәкбез. Бер гомерне булса да коткарып кала алганбыз икән, бу чараларны юкка гына кабул итмәгәнбез дигән сүз», - диде Казан Мэры Илсур Метшин коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында.
Бу елның биш аенда Казанда 575 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, диде спикер. Аварияләрдә 20 кеше һәлак булган, 655 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Һәлакәтләрнең иң еш очраган сәбәпләре арасында йөртүчеләр һәм җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулары кала бирә.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Казанда 141 авария куркынычы булган участок ачыкланган, шул исәптән 67 юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе участогы, һәлак булучылар теркәлгән 21 участок һәм 7 потенциаль-куркыныч участок, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.
Хәзер шәһәрдә бу участокларда аварияләрне бетерү чаралары үткәрелә. Эшләрнең күпчелек өлеше «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән алып барыла, дип билгеләп үтте И.Шакиров.
Аерым алганда, 830 җитешмәгән юл билгесен урнаштыру, юл билгеләре ясау, 3500 метрлы куркынычсызлык киртәсе урнаштыру, ясалма тигезсезлекләр урнаштыру каралган. Моннан тыш, җәяүлеләр кичүендә өстәмә яктырту баганалары кую, 23 светофор объектын реконструкцияләү һәм җәяүлеләр өчен яңа тротуарлар һәм юллар салу планлаштырыла.
Юл-транспорт һәлакәте концентрациясенең сигез участогында, шул исәптән Профсоюз урамы - Университет урамы, Җиңү проспекты - Академик Губкин урамы, Җиңү проспекты - Ломжа урамы, Җиңү проспекты - Минск урамы һәм башка чатларда юл куркынычсызлыгын арттыру буенча өстәмә чаралар башкарылачак. Патрис Лумумба, Тэцевская, Болотников, Фрунзе, Зорге, Гвардия, 2 нче Иске Аракчино урамнарын ремонтлау барышында халыкның аз мобильле төркемнәре өчен яңа билгеләр, киртәләр куелачак. Ремонтлана торган участокларның гомуми озынлыгы, И.Шакиров сүзләренчә, 30 чакрым тәшкил итә.
Моннан тыш, кайбер юлларда быел 1300 яктырту баганасы һәм 1700 яктырткыч урнаштырылачак, дип искәртте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Шулай ук Казанда горизонталь билгеләр ясау дәвам итә. Эшләрнең үтәлүе бүгенге көнгә гомуми мәйданның 65%-ын тәшкил итә, дип хәбәр итте И.Шакиров. Шулай ук чокырларны ремонтлау буенча планлаштырылган күләмнең 85%-ы башкарылган, дип өстәде ул.
Моннан тыш, быел ике авария участогында киртәләр - Вишневский урамындагы юл өлешенең күчәре буйлап парапетлы коймалар куелачак һәм Мир урамында чик (кривбрусс) киртәләр урнаштырылачак.
Шәһәр юлларында юл билгеләре «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру» республика ярдәмче программасы кысаларында урнаштырыла.
«Билгеләр ЮХИДИ күрсәтмәләре һәм суд карарлары буенча урнаштырылачак, - дип аңлатты спикер. - Алар Ямашев проспекты, Чуйков, Тукай, Ершов урамнарында пәйда булачак. Аларның төп өлеше - «җәяүлеләр кичүе» билгеләре. Шулай ук билгеләүче, тыючы һәм өстенлек бирүче билгеләре дә бар».
«Авария-куркыныч участокларны бетерү буенча барлык чараларны июнь ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла», - диде спикер.
Күрелгән чаралар машина йөртүчеләрнең генә түгел, җәяүлеләрнең дә иминлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. «Авария тудыру учакларын бетерү өчен ел саен шәһәр хезмәтләре яңа авария билгеләрен, «яткан полицейскийлар», киртәләр урнаштыралар, тиешле билгеләр ясыйлар. Кемгәдер бу эш чамадан тыш булып күренә, - диде шәһәр башлыгы. - Без киртәләр аркасында шәһәр матурлыгына зыян килү турында тәнкыйть алабыз. Әмма куркынычсызлык киртәләренә без башкарырга тиешле ЮХИДИ таләпләре бар. Республика башкаласында юл куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча системалы эшне дәвам итәргә кирәк».