(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июнь, Ксения Швецова). Казанда җәмәгать транспортын йөртүчеләр гаебе белән булган юл-транспорт һәлакәтләре саны узган ел белән чагыштырганда 9,7 %-ка кимеде. Мондый һәлакәтләрдә зыян күрүчеләр саны 45,5%-ка кимегән. Бу хакта бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте. Утырышны Казан Мэры Илсур Метшин үткәрде.
Юл хәрәкәте иминлеген арттыру өчен 2018 ел ахырыннан Казанда шәһәр җәмәгать транспорты өчен махсус тизлек режимы кертелде - 55 км/сәг дәрәҗәсендә. Бүген бу кагыйдәне күпчелек машина йөртүчеләр үти, тизлек режимын арттыру очраклары азая, дип хәбәр итте И.Шакиров. «Әгәр дә бу чикләү гамәлгә кергән вакытта аена тизлекне арттыруның 1800 очрагы теркәлсә, бүгенгә бу сан аена 15 хокук бозу очрагын тәшкил итә», - диде ул.
Шәһәрдә тизлекне чикләүләрдән тыш, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру буенча башка чаралар да кертелә. Шулай итеп, барлык автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар видеотеркәгечләр белән, шул исәптән, йөртүче кабинасындагы һәм салоннардагы вәзгыятьне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә торган видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылган. Ә транспорт предприятиеләрендә юл хәрәкәте иминлеге буенча сыйныфлар җиһазландырылган, анда йөртүчеләр белән даими рәвештә инструктажлар үткәрәләр.
Агымдагы елның биш аенда Татарстан башкаласында шәһәр пассажир транспорты йөртүчеләр гаебе белән 28 юл-транспорт һәлакәте булган, аварияләрдә 30 кеше зыян күргән, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. «20 очрак пассажирлар егылуы белән бәйле. Аларның күбесе тукталыш пунктлары янында яки, җитди юл-транспорт һәлакәте булмасын өчен, автобус йөртүчеләр кинәт тормозга басарга мәҗбүр булганда була, - диде И.Шакиров. - Шуңа күрә хәрәкәт иткән вакытта җәмәгать транспорты салоннарында барлык пассажирларга да тоткаларга тотынырга кирәк», - диде ул.
«Шунысы сөендерә, җәмәгать транспорты йөртүчеләр гаебе белән барлыкка килгән юл-транспорт һәлакәтләре саны ел башыннан эзлекле рәвештә кими, - дип шәрехләде Казан Мэры. - Ләкин бу юнәлештә эшлисе эшләр күп әле».