(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июнь, Ксения Швецова). Казанда бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен 37 махсуслаштырылган пункт оештырылачак: 25-е - мәктәпләрдә, 12-се - өйдә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен. Быел БДИны мәктәптән соң югары уку йортларына укырга керергә ниятләгән чыгарылыш укучылары гына бирәчәк. Казан Мэры Илсур Метшин бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәүне катгый контрольдә тотуны һәм укучыларның иминлеген тәэмин итүне оештырырга йөкләмә бирде. «Балалар өчен дә, укытучылар өчен дә бернинди куркыныч та булырга тиеш түгел. Без имтиханнар кабул итүне куркынычсыз үткәрүне оештыра алабыз», - диде Мэр.
Чыгарылыш укучылары БДИ тапшыру өчен рус теле, математика һәм җәмгыять белеме фәннәрен сайлый
Быел коронавирус пандемиясе аркасында дәүләт йомгаклау аттестациясе тәртибе үзгәрде. Югары уку йортларына укырга керергә планлаштырмаган 6 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы быел математика һәм рус теле буенча мәҗбүри дәүләт имтиханнарын тапшырмыйча аттестатлар алды, дип хәбәр итте Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов.
«Имтиханнар 3-нче июльдән 25-нче июльгә кадәр бөтен ил өчен бердәм җәдвәл буенча узачак. Ә 3-нче августтан 8-нче августка кадәр өстәмә чор каралган - җитди сәбәпләр аркасында төп даталарда һәм резерв көннәрдә имтихан бирә алмаганнар өчен», - дип билгеләде И.Ризванов. Аның сүзләренә караганда, быел БДИ тапшыручы чыгарылыш сыйныф укучылары арасында рус теле, профильле дәрәҗәдәге математика, җәмгыять белеме, физика, биология һәм химия иң ихтыяҗлы предметлар булган.
И.Метшин билгеләп үткәнчә, коронавирус белән бәйле килеп туган вәзгыять БДИ үткәргәндә өстәмә җаваплылык йөкли. «Теләсә нинди ситуациянең үз плюслары һәм минуслары бар. Пандемиянең минуслары турында без барыбыз да беләбез. Ә плюсларга чыгарылыш имтиханнарына әзерләнүгә бер айга күбрәк вакыт бирелүен кертергә мөмкин, - диде Казан Мэры. - Бу тормышка юллама сайлаганда, югары уку йортларына кергәндә бик мөһим. Чыгарылыш укучылары да, аларның әти-әниләре дә хәзер бик борчылалар. Аларга имтиханнарын уңышлы тапшыруларын телибез».
Имтихан кампаниясе башланыр алдыннан - 29-нчы һәм 30-нчы июньдә сынау имтиханнары узачак. Алар БДИ уздыруның барлык пунктларында - чыгарылыш укучыларыннан башка, әмма хезмәткәрләр катнашында узачак. Бу оештыру мәсьәләләрен хәл итәргә һәм техник әзерлекне тикшерергә мөмкинлек бирәчәк, барлык белгечләр инструктаж узачак, дип хәбәр итте Мәгариф идарәсе башлыгы.
Имтиханнарда катнашучыларның тән температурасын контактсыз термометр белән үлчәячәкләр
БДИны хәвеф-хәтәрсез үткәрү өчен махсус чаралар күрелде. И.Ризванов аңлатуынча, барлык имтихан пунктларында, шул исәптән мәктәпләрнең ишегалларында да, укучылар арасында кимендә 1,5 м дистанция үтәлсен өчен билгеләр ясала. Ишек төбендә һәм мәктәп территориясендә баларның күпләп туплануын булдырмау өчен БДИ тапшыру пунктларына килү графигы төзелгән. Укучылар өчен ике керү урыны оештырылачак, шул ук вакытта керү өлешендә контактсыз термометр белән имтиханда катнашучыларның тән температурасын үлчәячәкләр.
«Мәктәпләр пунктлар хезмәткәрләре өчен бер тапкыр кулланыла торган медицина битлекләре һәм перчаткалар сатып алалар. Чыгарылыш сыйныф укучылары шулай ук территориягә шәхси саклану чараларында гына кертеләчәк, - дип өстәде спикер. - Имтихан тотучылар шулай ук социаль дистанцияне үтәп утырачак. Аудиторияләрдә чыгарылыш сыйныф укучылары битлексез булачак, чөнки Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләре нигезендә күзәтү камералары аша аларның йөзләре күренергә тиеш».
Биналар махсус төзелгән графиклар буенча дезинфекция чаралары ярдәмендә эшкәртеләчәк. Һәр аудиториядә су белән аерым кулер һәм бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба урнаштырылачак.
И.Метшин имтиханнар алдыннан барлык мәктәпләргә өстәмә тикшерү үткәрергә кушты. «Барлык районнар башлыкларына, мәктәп директорларына, Мәгариф идарәсенә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең барлык таләпләрен үтәүне катгый контрольдә тотарга кирәк, - диде шәһәр башлыгы. - Бу барлык механизмнарны тагын бер кат тикшереп чыгарга кирәк булган очрак».