Казан Мэры шәһәр үзәгендәге агач архитектура һәйкәлләрен карап чыкты.
(KZN.RU, 31-нче гыйнвар). Иске Татар бистәсен төзекләндергән вакытта аның атмосферасын саклап калырга кирәк дигән фикер белдерде Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең әлеге билгеле өлешен карап кайткан вакытта.
Илсур Метшин ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев һәм “Иске шәһәр” префекты Линар Закиров белән бергәләшеп Каюм Насыйри урамы буенча агач архитектура һәйкәлләренең торышын бәяләде. Иске Татар бистәсендә эш визиты белән булып кайту Казанның беренче чиратта төзекләндерелергә һәм торгызылырга тиешле агач архитектура объектларын билгеләргә ярдәм итә.
Каюм Насыйри урамы – җирле һәм республикакүләм әһәмияткә ия булган мәдәният, тарих һәйкәлләрен саклап калган бистәнең үзәк урамы. Бу XIX гасыр торак архитектурасы – Исәнбаевлар йорты (К.Насыйри урамы, 33) һәм тарихи объектлар: Апанай мәчете янындагы торак йортлар (К.Насыйри, 31), шулай ук татар галиме һәм мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани яшәгән йорт (К.Насыйри, 10).
Югалган тарихи объектлар (К.Насыйри урамы, 24 һәм 26 йортлар) урнашкан җир биләмәсе Әл-Мәрҗани Казан мәчете карамагында. Эш киңәшмәсендә катнашкан Казанның имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Мэрга биредә паломниклык үзәге һәм кунакханә урнаштыру урынлы булыр дип белдерде.
Иске Татар бистәсенең атмосферасын һәм рухын саклап калу – төп бурычларның берсе, дип ассызыклады Илсур Метшин. “Бәлки, конкрет бинаның охшаш вариантында булмаса да, элеккеге архитектураны кайтару кирәк”, - дип шәрехләде Казан имам-мөхтәсибәтенең тәкъдимен Казан Мэры.
К.Насыйри урамы буенча 11 йортта урнашкан, флигеле булган Муллин агач йорты “Әл-Мәрҗани” мәчете карамагында, аны торгызу эше “Мирас-Наследие” республика программасы кысаларында беренче чиратта алып барылачак.
Илсур Метшин Каюм Насыйри урамындагы 12 йортка игътибар итәргә киңәш бирде һәм аны төзекләндергәннән соң эчендә ни эшләргә була дигән сорау куйды.
Хәзерге вакытта XIX гасырның икенче яртысында салынган бинадан анда яшәүчеләрне таратып урнаштыралар.
“Иске шәһәр-Старый город” префекты Линар Закиров хәбәр иткәнчә, Насыйри, Тукай, Нариманов һәм Париж коммунасы урамнарындагы агач архитектура үрнәкләре сакланган фотолар буенча беренчел формаларына кайтарылачак. “Бу эшне без Казан Мэриясе, префектура һәм ТР урман хуҗалыгы министрлыгы белән бергәлектә башкарачакбыз”, - дип өстәде префект.
Бүген барлык объектлар буенча әзерлек, кирәкле документация җыю эшләре бара. Агач биналарны торгызу эшләренә яз башында тотынырлар дип планлаштырыла.