(KZN.RU, 31-нче гыйнвар). Корбан Бердыев – үзен футболга багышлаган, “Рубин” уңышы өчен бик күп эшләгән кеше. Казан футбол клубының киләчәге, шул исәптән, аның баш тренер исеме белән бәйле. Бүген “Эфир” телеканалында барган аралашу дәвамында Казан Мэры Илсур Метшин әнә шундый фикер белдерде.
Шуны әйтергә кирәк, бу көннәрдә ММЧда “Рубин” ФК баш тренеры Корбан Бердыевның отставкага китүе хакында яңалык барлыкка килде. Көн үзәгендәге темага җанатар һәм спортчы, Казан Мэрының фикере белән “Актуаль тема” тапшыруының алып баручысы Алексей Кулешов та кызыксынды.
“Җанатар һәм шәһәр Мэры буларак, “Рубин” футбол клубының Казан, Татарстан брэнды икәнен әйтә алам. Әлеге брендны алга җибәрү эшендә, уңышларында үзен футболга багышлаган Корбан Бердыевның өлеше шактый зур”, - диде И.Метшин.
“Корбан Бекиевичның алга таба да клубта эшләп, яңа җиңү, яңа шатлыклар китерсен өчен мөмкин булган әйберләрне эшлибез”, - дип ышандырды шәһәр башлыгы һәм “Рубин” ФК киләчәгенең, шул исәптән, Корбан Бердыев исеме белән бәйле икәнен билгеләде.