(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче
март). Бүген Казан Ратушасында Россия-Сербия сәүдә, икътисад һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча
хөкүмәтара комитетның пленар утырышы узды. Чарада Хөкүмәтара комитет рәистәшләре
– РФ вице-премьеры Юрий Борисов һәм Сербия Чит илләр эшләре министры Ивица
Дачич, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин һ.б.
катнашты.
Утырыш
алдыннан Юрий Борисов һәм Ивица Дадич Татарстан Республикасының сәнәгате,
инвестицион һәм туристик мөмкинлекләренә багышланган күргәзмә белән
таныштылар.
Рөстәм
Миңнеханов сәламләү сүзендә Россия һәм Сербия җитәкчелегенә илләрнең төбәкләре
хезмәттәшлегенә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.
Ул
ассызыклаганча, Татарстан – Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе. Республикада
нефть химиясе, автомобильләр, самолетлар, вертолетлар, суднолар, машина төзү
өлкәләре алга киткән. Сәнәгать товарларының 50 процентыннан артыгы экспортка
җибәрелә.
«Соңгы
елларда инновацион үсешкә аеруча игътибар итәбез. Нано, биотехнологияләр,
композитлар, робототехника кебек яңа юнәлешләрне үстерү эшен алып барабыз. Күп
төрле проектлар чит ил партнерларыбыз катнашында алып барыла», – диде ТР Президенты.
Рөстәм
Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстанда алдынгы мәгариф һәм фәнни-тикшеренү
учреждениеләре бар. «Безнең вузларда 17 меңнән артык чит ил студенты белем ала,
ләкин Сербиядән бары дүрт студент кына. Бу өлкәдә эш җитәрлек түгел», – дип
саный ТР Президенты.
Чыгышы
ахырында ТР Президенты Сербия партнерларын Татарстан Республикасы белән
хезмәттәшлеккә чакырды.
Юрий
Борисов ассызыклаганча, Россия белән Сербия мөнәсәбәтләре югары дәрҗәдә. «Белградның,
үз милли мәнфәгатьләренә таянып, Россия белән ике яклы хезмәттәшлеккә йөз
тотуын гаять мөһим дип саныйм. Без мондый алымны тулысынча хуплыйбыз», – диде
ул.
Ул
шулай ук ике ил арасындагы хезмәттәшлекнең нәтиҗәләре хакында да сөйләде. Ике
яклы сәүдә мөнәсәбәтләре яхшы динамика күрсәтә. 2019 ел нәтиҗәләре буенча товар
әйләнеше күрсәткечләре соңгы алты елдагы рекордлы дәрәҗәгә – 2,6 миллиард
долларга җиткән.
Ивица
Дачич үз чиратында Сербиянең Россиягә каршы санкцияләргә кушылмавын
искәртте. «Илегез безнең өчен бик мөһим икътисадый хезмәттәшебез. Россия
Сербиянең чит ил партнерлары арасында өченче урында», – диде ул.
Ахырда
хезмәттәшлеккә караган документлар имзаланды. Юрий Борисов һәм Ивица Дачич
хөкүмәтара комитет утырышы протоколына имзаларын куйды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Рөстәм
Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары белән әңгәмәдә Татарстанның Сербия
партнерлары белән хезмәттәшлек итәргә теләвен белдерде. «Безнең шиналар,
полимерлар продукциясе, вертолетлар буенча динамика яхшы. «КАМАЗ»ның бөтен
дөнья таләпләренә туры килүче К5 автомобильләрен этәрергә теләгебез зур.
Ышанам, бу бөтен юнәлешләр буенча без аерым эш алып барачакбыз», – дип
ассызыклады Татарстан Президенты.