(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Казанга 170 меңнән артык турист килде – бу узган ел белән чагыштырганда 12%-ка күбрәк. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.
Яңа ел бәйрәмнәрендә кунакханәләрнең уртача йөкләнеше 79,6% тәшкил иткән, ә 3-5-нче гыйнварда исә - 97%. Уртача алганда, Казанда туристлар 2-3 төнгә тукталганнар.
Д.Санникова сүзләренә караганда, төркем турлары белән чагыштырганда шәхси туристларның саны арткан. «Иң күп кунаклар Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан, шулай ук Себердән, Екатеринбургтан һәм Идел буе федераль округы шәһәрләреннән килде», – дип хәбәр итте ул.
«Казан янә зур туристлар агымын кабул итте. Яңа ел каникулларына Татарстан һәм башка төбәкләрдән кешеләрнең күбрәк килүе безне сөендерә, - дип шәрехләде Казан Мэры Илсур Метшин. - Туристлар күбрәк булган саен, базардагы көндәшлек дәрәҗәсе үсә, димәк, хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты югарырак була бара».
«Казан Кремле» музей-тыюлыгында Яңа ел бәйрәмнәре чорында 178 меңнән артык турист һәм экскурсант булган, бу узган ел белән чагыштырганда 11%-ка күбрәк. Шулай ук күзәтү боҗрасы һәм аквапаркы булган «Казанская Ривьера» кунакханә-күңел ачу комплексы, анда 31 меңнән артык кеше булган, һәм Кремль яр буе да, ул 200 мең кешене кабул иткән, популяр булды.
Д.Санникова билгеләп үткәнчә, Казанның интерактив музейларында да кешеләр саны тотрыклы рәвештә югары булуын билгелиләр. Әйтик, чәкчәк музеенда 1379 кеше булган, бу узган елгы Яңа ел бәйрәмнәре белән чагыштырганда 20%-ка күбрәк. «Шәһәр панорамасы» музеенда 1747 кеше булды.
Җәмәгать туклануы учреждениеләренең күбесе бәйрәмнәргә яңа ел рухындагы махсус меню әзерләгән иде. Шәһәр кунаклары һәм туристлары традицион рәвештә татар милли ашларына өстенлек бирделәр. Узган Яңа ел бәйрәмнәре белән чагыштырганда рестораннарның йөкләнеше 15%-ка арткан.
«Бүген без шәһәр өчен чагыштырмача яшь туризм бизнесы һәм кунакчыллык тармагы үсеш ала дип әйтә алабыз, - дип билгеләде Мэр. - Без моның өстендә системалы рәвештә эшлибез һәм әлеге бизнес вәкилләре белән әңгәмәдә эшләүне дәвам итәчәкбез».