(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Казанда туристлык, ресторан һәм кунакханә индустриясе предприятиеләре хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Быел конкурста яңа номинацияләр – «Иң яхшы кондитер» һәм «Иң яхшы трэвел-блогер» - өстәлде, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова.
Берничә көн дәвамында конкурсның турыдан-туры этабында катнашучылар үз өлкәләрендә иң яхшылар булуын исбатлау хокукы өчен көч сынашачак. Официантлар, пешекчеләр, җыештыручылар, барменнар, гидлар һәм туристлык тармагының башка вәкилләре үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтәчәкләр. Конкурс берничә номинация буенча узачак: «Иң яхшы официант», «Иң яхшы бармен», «Иң яхшы пешекче», «Ресторанның иң яхшы менеджеры», «Иң яхшы тегүче», «Иң яхшы җыештыручы», «Иң яхшы гид-экскурсовод», «Эчке һәм тышкы туризм буенча иң яхшы менеджер», «Иң яхшы шеф-пешекче», шулай ук ике яңа номинация – «Иң яхшы кондитер һәм «Иң яхшы трэвел-блогер».
«Кунакчыллык йолдызлары» конкурсы - ул теге яки бу хезмәткәрнең шәһәрнең кунакчыллык индустриясендә иң яхшысы булуын исбатлау өчен уникаль мөмкинлек. Бүген шәһәр конкурсы федераль дәрәҗәдә дә үзләрен күрсәтергә теләгән катнашучылар өчен төбәк платформасына әверелә», – диде Д.Санникова.
Бәйгенең төп максаты - кунакчыллык объектларында хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру, шулай ук туризм индустриясенең эшче һөнәрләрен популярлаштыру, дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. «Конкурс жюрие нәтиҗәләр чыгарып кына калмыйча, кунакчыллык базарында катнашучыларның һөнәри компетенцияләрен яхшыртырга да ярдәм итсен иде», – диде ул.
Конкурс быел 30-нчы мартка кадәр дәвам итәчәк, катнашуга гаризалар 10-нчы февральгә кадәр кабул ителә.