(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче декабрь). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкын якынлашып килә торган 2020 ел белән котлады.
«Хөрмәтле казанлылар!
Сезне чын күңелдән якынлашып килә торган 2020 ел белән котлыйм!
Узып бара торган ел әһәмиятле вакыйгаларга һәм якты казанышларга бай, шәһәребез үсеше елъязмасында ул яңа кызыклы сәхифә булды.
2019 елда Казанда федераль үзәк, Татарстан хөкүмәте ярдәме белән һәм халык катнашында зур эш башкарылды: юллар һәм торак йортлар, ишегалды территорияләре һәм иҗтимагый киңлекләр ремонтланды. Без яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары, яңартылган яшүсмерләр клублары һәм сырхауханәләр ачтык. Уртак тырышлык белән без шәһәребез өчен мөһим бурычларны хәл итү юлларын эзләдек, куелган максатларга ирештек, Казанны төзекләндердек. Нәтиҗәдә, ул тагын да уңайлырак һәм матуррак булды, ә шәһәрлеләрнең тормыш сыйфаты яхшырды.
Чираттагы тапкыр Татарстан башкаласы халыкара чараларны үткәрүнең югары стандартларын бирде: август аенда шәһәрдә һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартларының 45-нче дөнья чемпионаты уңышлы узды, эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен һәм алар белән кызыксынуны ул, һичшиксез, арттырды. Россия җыелма командасы медальләренең гомуми тупланмасына казанлылар да үз өлешләрен кертте – алар исәбендә 1 көмеш, 1 бронза һәм профессиональлек өчен 5 медальон. Чемпионатта катнашучылар һәм кунаклар үзләре белән безнең кунакчыллык һәм җылылыкның бер өлешен алып киттеләр, ә Казан тагын да популярлашты һәм танылды.
Киләсе елның нинди булачагын һәрвакыт беләсе килә. Бер әйберне төгәл әйтә алам: киләсе елда шәһәргә күп кенә планнар һәм проектларны тормышка ашырырга туры киләчәк. Без яраткан Казанны төзекләндерүне һәм һәр районда дустанә мохит булдыруны дәвам итәчәкбез. Шәһәрлеләрнең энергиясе һәм максатчанлыгы барлык уйланган эшләрнең тормышка ашырылуына нигез булыр, дип ышанам.
Чын күңелдән сезгә бәхет, сәламәтлек, шатлык һәм уңышлар телим! Бу тылсымлы бәйрәм Казанның һәр гаиләсенә тынычлык, татулык һәм уңайлылык алып килсен, иң изге хыялларны тормышка ашырсын!
Яңа, 2020 ел белән!» - диелә котлауда.