(Казан
шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь). Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин Төркия
Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан белән очрашты. Шәһәр
Башкарма комитетында узган очрашуда Казан муниципаль берәмлеге башлыгының
беренче урынбасары Евгения Лодвигова катнашты. Яклар Казан белән Төркия
Республикасы шәһәрләре арасындагы хезмәттәшлек перспективалары турында
сөйләштеләр.
Консулны сәламләп, Мэр Татарстан Республикасын Төркия
белән күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр бәйли, дип искәртте. Хезмәттәшлек
сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни өлкәдә алып барыла. Бүгенге көндә
Төркия республика территориясендә теркәлгән уртак предприятиеләр саны буенча
алдынгы урында тора.
Казанның дүрт Төркия шәһәре белән тугандаш
мөнәсәбәтләре урнаштырылган: Искешәһәр, Истанбул, Анталия һәм Әнкара. 1996
елның сентябреннән Татарстан башкаласында Төркия Республикасының Генераль
консуллыгы эшли.
Республика башкаласы Төркия шәһәрләре белән туризм
өлкәсендә уңышлы хезмәттәшлек итә. 2017 елда Казанда Төркиянең 3455 гражданы
булган, ә узган ел 4624 кеше килгән. Туристлар саны арта, моңа Казаннан Төркия
шәһәрләренә туры авиарейслар оештыру да йогынты ясый.
Исмет Эрикан үз чиратында Татарстан башкаласы
башлыгына уртак эш өчен рәхмәт белдерде һәм Казан белән Төркия шәһәрләре
арасындагы хезмәттәшлек үсешен дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.