(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы декабрь, Алинә Бережная). Бүген «Казан» Гаилә үзәге янында «КышДаКар» кышкы фестиваленең икенче мәйданчыгы ачылды. Европа форматындагы ярминкәдә килүчеләр рус, татар һәм Европа кухнясы ризыкларын гына авыз итеп калмыйча, туганнары һәм якыннары өчен кулдан эшләнгән бүләк сувенирларын да сатып ала алачаклар. Бәйрәм мәйданчыгын Казан Мэры Илсур Метшин карап кайтты.
2018 елда беренче тапкыр узган «КышДаКар-фест» үз географиясен киңәйтте: быел ул ике мәйданчыкта - Бауман урамында «Кремль» метро станциясе янында һәм бүген төп шәһәр чыршысы ачылган Касә янында уза.
«Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда купшы сәүдә – тәмле коймак, сусыл хот-догалар, хуш исле Чехия трдлолары, имбир прәннекләр шәһәрлеләр һәм туристларның игътибарын җәлеп итә. 9 чатырдагы сыйларны шәһәрнең популяр рестораннары һәм җирле фермерлар тәкъдим итә. Биредә шулай ук сувенирлар, кулдан эшләнгән бизәнү әйберләре, күн мозаикасы, киез итекләр, бияләйләр һәм башкалар белән павильоннар урнашкан.
Казан мэры сәүдә рәтләре буйлап узды һәм тәкъдим ителгән продукция ассортименты белән танышты.
«Касә туристларны җәлеп итә, нәкъ менә шуңа күрә биредә фестивальнең икенче мәйданчыгын ачу турында карар кабул ителде. Боз шәһәрчеге кунакларының күңел ачып кына калмыйча, тәмле ашый алулары да бик шәп бит. Без фестивальнең һәр мәйданчыгында төрле продукция тәкъдим ителсен өчен тырыштык», – дип сөйләде Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова.
Бүген фестиваль мәйданчыгында «Бер-береңә хат» акциясе узды, анда барлык теләүчеләр дә илнең теләсә кайсы почмагына котлау открыткасы җибәрә алдылар. Кунаклар өчен хаскилар җигелгән чаналарда шуу оештырылды. Фестивальгә килүчеләр самавырлы махсус өстәл янында җылына алдылар.
«Шәп фестиваль, узган ел аны Бауман урамында күргән идем. Икенче мәйданчык барлыкка килүе бик яхшы, биредә балаларга да, өлкәннәргә дә күңел ачу чаралары оештырылган, бик тәмле ризыклар да бар», - дип билгеләде Казанда яшәүче Мансур Халиков.
Фестивальнең ике мәйданчыгы да көн саен 7-нче гыйнварга кадәр эшләячәк. «Казан» Гаилә үзәге янындагы «КышДаКар-фест»ка 12.00-дән 22.00-гә кадәр, Бауман урамына - 12.00-дән 20.00-гә кадәр барырга мөмкин. Керү ирекле.
Кышкы фестиваль мәйданчыгы белән шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев, «Казан парклары һәм скверлары дирекциясе» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Марат Закиров танышты.