(KZN.RU, 19-нчы август). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин Казандагы Универсиада Авылында булып кайтты. Биредә башка сораулар белән беррәттән Авылны мебель белән тәэмин итү мәсьәләсе дә каралды күчмә киңәшмәдә.
Киңәшмәдә шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева, подряд оешмалары вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар төзелеп килә торган Халыкара мәгълүмат үзәге белән танышып чыкты. 2013 елгы Бөтендөнья студентлар уеннары вакытында биредә Универсиада штабы, мәгълүмат үзәге, аккредитация үзәге, башка вакытта ул Идел буе физик культура һәм спорт академиясенең төп корпусы булып торачак. Монда ТР Президентына һәм Казан Мэрына эчке отделка эшләре, шул исәптән идәнгә каплый торган материалны карап чыктылар. Киңәшмә катнашучылары ишек һәм мебель (театр урындыклары, аудитория мебеле, кече аудиторияләр мебеле, укытучылар составы өчен мебель һ.б.) үрнәкләре белән танышты. Универсиада Авылында яшәүчеләр һәм кунаклар өчен кайсы җитештерүче мебеле сайлавы хакындагы мәсьәлә әлегә ачык булып кала.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, бәясе һәм сыйфаты оптималь килешкән мебельга өстенлек биреләчәк. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Мәгълүмат үзәге бүлмәләре күңел ачу чаралары өчен түгел, ә уку-укыту барышын оештыру өчен файдаланылырга тиеш.
Моннан соңрак киңәшмә катнашучылары Универсиаданың үзәк урамы белән танышып чыкты. Казан Мэры Илсур Метшин атап узганча, бу – Универсиада Авылының “Кремльурамы”. Биредә асфальт һәм брусчатка җәю эшләре бара. Көзен исә агачлар утырту планлыштырыла. Хәзерге вакытта Универсиада Авылының төп бульварын яктырту мәсьәләсе хәл ителә.
ТР Президенты һәм Казан Мэры студентлар капмусының өченче чиратындагы яңа корпусларын карап чыкты. Рөстәм Миңнеханов бүлмәләрне техника һәм мебель белән җиһазлауны югары бәяләде.
Татарстан башлыгына Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, 2013 елгы Универсиада алдан планлаштырылган 11 мең кунак һәм катнашучыны кабул итү санын арттырырга мөмкин. Аерым алганда, Шэньжэньда узган Универсиадада катнашучылар саны 12,5 мең кеше тәшкил иткән, Казанда 13 меңләп кеше көтелә.
ТР Президенты фикеренчә, кампуста каникул вакытында тулай торакларын калдырып киткән башка шәһәрдән килгән студентлар гына яшәргә тиеш. Җәйләрен Универсиада Авылында төрле ярыш һәм башка чараларда катнашучылар яши алыр иде.
Күчмә киңәшмәгә нәтиҗә ясап, Рөстәм Миңнеханов Казандагы Универсиада Авылының Шэньжэньдагыдан әйбәтрәк булачагына ышанычын белдерде.