(KZN.RU, 15-нче август). Хәзерге вакытта Шэньжэнь шәһәрендә уза торган Бөтендөнья җәйге Универсиада-2011 тәмамлануга, Казандагы Уеннарны оештыручылар Кытайда күреп кайтканнарга җентекле анализ ясаячак. Татарстан башкаласы 2011 елгы Универсиада ачылу тантанасында куелган планкадан төшә алмый. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетының аппарат киңәшмәсе барышында шулай дип белдерде.
2011 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада 12 август көнне Кытайның Шэньжэнь шәһәрендә башланды. Ачылу тантанасында Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясе катнашты. “Сәфәребез бик нәтиҗәле булды. Ачылу тантанасында илнең бөтен җитәкчелеге катнашуы Универсиаданың Кытай өчен нинди урын алып торуын күрсәтә һәм алар аңа бик яхшы итеп әзерләнгән. Кытай халкының Россия делегациясен җылы алкышлар белән каршылавы безнең халыклар арасындагы урнашкан җылы мөнәсәбәткә ишарә булып тора”, - диде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, Шэньженьдагы Уеннарны оештыручылар ачылу тантанасына ныклап әзерләнгән. Махсус шуның өчен Кытайда океан ярында яңа стадион төзегәннәр, ике сәгатьлек шоу нәкъ шунда узган да.
“Ачылу тантанасы – бөтен Универсиаданың 75% тәшкил итә, чөнки аны бөтен дөнья карый. Кытай кабат үзенең яхшы әзерлеге белән шаккатырды. Ачылуны, кимендә алардан да начаррак әзерләмәү өчен, барлык шартларыбыз барлыгын билгеләп узасы килә, - диде Казан Мэры.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, сәфәр дәвамында Татарстан делегациясе аеруча спорт инфраструктурасы, Универсиада Авылы, транспорт белән тәэмин ителеш, куркынычсызлык булдыру системасы һәм туклануны оештырылышы белән кызыксынды.
Әлеге мәсьәләләрне хәл итү өчен кытайлылар чит илдән иң яхшы белгечләрне җәлеп иткән.
“Мисалга, туклану эше белән инглиз компаниясе мәшгуль. Уеннар тәмамлануга җентекле анализ ясыйбыз. Моның өчен Шэньжэньга Казан Башкарма комитеты, Татарстан Хөкүмәте вәкилләре җибәрелде”, - диде Илсур Метшин. Моннан ары, Татарстанның киңәйтелгән делегациясе Шэньжэньга 23 август көнне юл тота. Бу көнне 2011 елгы Универсиаданы ябу тантанасы уза, шунда Шэньжэнь шәһәре Мэры Илсур Метшинга FISU әләмен тапшыра. “Әлеге мизгелдән Универсиада Казанда башлана дияргә була”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, 2011 елгы җәйге Универсиадада 148 илдән 12024 спортчы катнаша. Россия исеменнән Уеннарда 672 кеше, шул исәптән 24 спорт төре буенча 476 спортчы катнаша. Татарстан Республикасыннан 38 спортчы, шуларның 28-е Казаннан.