Шэньженда Татарстан Республикасы исеменнән FISUәгъзаларын рәсми кабул итү булып узды.
(KZN.RU, 12-нче август). Шэньженда (Кытай) Россиянең бер төбәге буларак Татарстан Республикасы исеменнән FISUәгъзалары өчен рәсми кабул итү чарасы булып узды. Чара “Futian Shangri-La” кунакханә залында узды.
Кабул итү мәҗлесендә Татарстан Президенты җитәкчелегендә Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
Кунакларны сәламләп, Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов студентлар спорты үсәргә тиеш, дип белдерде. Ул Казанда 2013 елда узачак җәйге Универсиада алдыннан тагын бер тапкыр очрашу мөмкинлеге өчен барысына да рәхмәтен җиткерде. “Без сезне Казанда көтеп калабыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов, Халыкара студентлар спорты федерациясе әгъзаларына мөрәҗәгать итеп, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиягә күрсәтелгән ышаныч һәм Олег Матыцинны FISU ның беренче вице-президенты итеп билгеләгәннәре өчен FISU (Халыкара студентлар спорты федерациясе) әгъзаларына рәхмәт белдерде.
Искәртеп үтәбез, 9 августта Шеньженьда FISU ның чираттагы утырышы узды, анда оешманың президенты яңадан сайланды - әлеге вазифага француз Клод-Луи Гальен билгеләнде. Россия вәкиле, Россия студентлар спорт берлеге президенты Олег Матыцин FISU президентының беренче урынбасары булды. FISU ның элеккеге президенты Джордж Киллиан Шеньженьдагы 2011 елгы җәйге Уеннар тәмамланганчы үз вазифасында кала.
Үз чиратында, Джордж Киллиан 2013 елда Казанда узачак җәйге Универсиадага карата җитди кызыксыну белдереләчәгенә ихлас күңелдән ышануын әйтте. Аның сүзләренә караганда, Татарстан башкаласында Универсиада узганнан соң калган спорт мирасы студентлар спорты позицияләрен алга таба ныгытуга хезмәт итәчәк.