2011 елның Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарында 151 илдән 12 меңнән артык спортчы катнаша.
(KZN.RU, 12-нче август). Бүген Кытайның Шэньженьшәһәрендә 2011 елның төп спорт чараларыннан булган Бөтендөнья җәйге универсиада ачыла. 11 көн дәвамында 148 ил спортчысы 24 спорт төрендә үзара 306 медаль комплекты уйнатачак. Беренче медальләр 13 август көнне үк уйнатыла башлый.
Ачылу тантанасы бүген “Кокон весны” спорт комплексы мәйданында 20 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 16 сәгатьтә) узачак.
Ачылышта катнашачак Татарстан делегациясен җөмһүриятебез Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Делегациягә Казан Мэры Илсур Метшин, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов керә.
2011 елгы Универсиадада 151 илдән 12024 спортчы катнашыр дип көтелә. Россия җыелма командасына 572 кеше, шул исәптән 24 спорт төрендә катнашачак 476 спортчы керә. Татарстан исеменнән 12 спорт төрендә ярышачак 38 спортчы катнаша, шуларның 28-е Казаннан.
Ябылу тантанасы 23 август көнне уза. Аның кысаларында FISU әләмен Кытайдан Россиягә тапшыру чарасы була. Шэньжень Мэры FISU әләмен Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин кулына тапшыра.