(KZN.RU, 25-нче июль). “Бәләкәч” республика программасы буенча балалар бакчасы төзелеше график нигезендә бара. Көн саен төзелеш барган объектларда меңләп кеше хезмәт итә. Башлап куйган эшнең минималь, ел башында эшнең нульдән башануына карамастан, объектларның күбесендә төзүчеләр финишка чыга.
Объектларның күбесендә түбә эшләре тәмамлана, инженерлык коммуникацияләренең эчке системаларын монтажлау һәм биналарның отделка эшләре бара, дип хәбәр итте Казан Башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов.
Балалар бакчаларының төп өлеше бу елның ахырында куллануга тапшырылачак, шуның белән бергә тапшырылганчы район халкының, булачак балалар бакчаларында эшләчәяк тәрбиячеләренең тәкъдимнәре һәм искәрмәләре тыңланачак. Алар барысы да төзелеш барышында турыдан-туры катнашалар һәм эш сыйфатын тикшереп тору буенча өстәмә контроль органы булып тора.
Төзүчеләрнең эш графигы киеренке, әмма эшли алырлык, дип саный шәһәр башлыгы. “Кирәк булган объектларда эш ике яисә өч сменага алып барылачак, әмма төзелеш эшләре билгеләнгән вакытка тапшырылырга тиеш”, - дип өстәде шәһәр башлыгы.
Июльгә кадәр кайбер объектларда тимербетон һәм кирпеч кебек төп төзелеш материалларына сезон дефициты һәм аерым бер подрядчы оешмаларның эшне әкрен оештырылуы белән бәйле артта калу күзәтелде, ди Илгиз Латыйпов. Әмма хәзер хәл тигезләште диярлек.
“Августта барлык коммуникация - су үткәрү, канализация, электр, җылылык челтәрләре һәм телефон линияләрен дә өстәп челтәрләрен үткәрүне тәмамларга планлаштырабыз”, - дип өстәде идарә башлыгы.
“Бәләкәч” – озак көтелгән программа, элек без “Сәламәтлек бишьелыгы” программасы кысаларында 5 ел эчендә 20 балалар бакчасы төзергә планлаштырсак, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән без аларны бер ел эчендә эшләячәкбез”, – диде И.Метшин.
Белешмә өчен: “Бәләкәч” проектын тормышка ашыру кысаларында 2600 урынга исәпләнгән 16 (9 – Совет, 5 – Яңа Савин, Идел буе һәм Авиатөзелеш районнарында 1-шәр) балалар бакчасы төзелеше, 540 урынга исәпләнгән 5 балалар бакчасын капиталь ремонтлау каралган.
Программаны тормышка ашыру нәтиҗәсендә Казан балалар бакчаларында өстәмә 4800 урын була.