(KZN.RU, 21-нче июнь). Бүген “Казанькомпрессормаш” ААҖ предприятиесенең 60 еллыгы уңаеннан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Сәнәгатьһәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашында бәйрәм чаралары үтте.
Казан компрессорлар заводы 1947 елда төзелә башлый. Элеккеге Троицкий урманы районында предприятие төзелешен башлап җибәрү эше белән СССР Министрлар Советы карамагындагы Главкислород башлыгы П.Л.Капиц йөри. 1951 елның 17 июль көнне 2РК-1,5/220беренче поршенькислород компрессоры җибәрелә. Әлеге көн элеккеге Компрессорлар заводы, бүгенге “Казанькомпрессормаш” ААҖ нигез салган көн дип санала.
Тантаналы чарада төп доклад белән “Казанькомпрессормаш” ААҖ һәм “В.Б.Шнепп исемендәге турбокомпрессор фәнни-тикшеренү институты” ЯАҖ генераль директоры Ибраһим Хисамиев чыгыш ясады. Ул “Казанькомпрессормаш”ның бүгенге көндә Россиядә компрессорлар төзү буенча иң эре предприятиеләрдән булуын ассызыклады.
Ибраһим Хисамиев предприятиенең динамик үсештә булуын берничә сан белән дәлилләп узды. Соңгы 5 елда биредә барлык төп күрсәткечләр үсеш бирә. Җитештерү күләме – 3, инвестицияләр җәлеп итү – 1,9, хезмәт хакы – 2,6, баланс кереме – 1,5 тапкырга арткан. Бу уңышларны соңгы еллардагы бүләкләр дә раслый. Предприятие ТР Хөкүмәтенең “Сыйфат-2005” премиясе лауреаты, “2010 елның иң яхшы компаниясе” исеменә лаек, “Инновацияләр һәм фәнни эшләнмәләр өлкәсендә Россиянең иң яхшы 100 предприятиесе һәм оешмасы” номинациясе лауреаты һ.б. Уңышларда фидакарь эшчеләр, инженерлар белән беррәттән, интеллектуаль потенциалның да роле бик зур. Институтта һәм заводта, гомумән алганда, 5 фән докторы, 20 фән кандидаты эшли.
Рөстәм Миңнеханов фидакарь коллективны котлап, аларга Татарстан һәм Россия икътисады үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. ТР Президенты предприятиенең бертөркем хезмәт алдынгыларына РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.