Дубравныйда урнашачак спорт-сәламәтләндерү үзәге 2013 елга әзер булачак
(KZN.RU, 26-нчы июль). 2013 елгы Универсиада алдыннан “Горки-3” торак массивындагы Дубравный урамы буенча спорт-сәламәтләндерү үзәге барлыкка киләчәк. Булачак спорт мәйданында бүген Казан Мэры Илсур Метшин булып кайтты.
Хәзерге вакытта биредә зур булмаган “Дубравный” чаңгы базасы урнашкан, биредә чаңгы алып тору пункты һәм кышын шугалак катыру өчен кечкенә “пятачок” бар. Территорияне карап чыгу барышында шунысы ачыкланды: чаңгы базасы заманча инвентарь белән җиһазландырылмаган һәм, гомумән, Россиянең спорт башкаласы дәрәҗәсенә тәңгәл килми.
“Сәламәтлек бишьеллыгы” программасы кысаларында шәһәр алдында торган төп мәсьәләләрнең берсе – шәһәрнең спорт белән даими шөгыльләнүчеләр санын арттыру, дип саный шәһәр башлыгы. “Дубравный” чаңгы базасы – шәһәрнең барлык районнарыннан чаңгы спорт төрен яратучылар, профессионаллар җыела торган урыннарның берсе. “Аккош күле” һәм “Дубравный” – Казан чаңгычыларын җыйган ике төп урын.
Дубравныйдагы трассаны яктырту, территорияне видеокүзәтү системасы, ә прокат хезмәтен заманча чаңгы һәм уңайлы чишенү бүлмәсе белән җиһазландыру планлаштырыла.
“Иң мөһиме – спорт мәйданын халыкның күпләп җыелып, спорт белән шөгыльләнерлек итеп, кыш көне теләгәннәр – чаңгыда, җәен – велосипедта, махсус йөгертмәле мәйданда футбол яисә волейбол уйнау, урманда саф һавада йөрерлек итеп оештыру”, - дип өстәде И.Метшин.
Шулай итеп, Дубравный урамы территориясен күпфункцияле спорт мәйданына әйләндерү планлаштырыла. Моннан кала, якында “Али” бокс үзәге төзелеше планлаштырыла. Биредә 350 урынга исәпләнгән трибуналы спорт залы, 150 һәм 200 кв.м исәпләнгән күнегүләр залы булачак.
100-150 урынлы машиналар кую урыны оештырылачак.
“Әлеге проектта катнашырга теләгән инвесторлар, эшмәкәрләр белән бер үк вакытта 500-дән артык чаңгычы катнаша алган, шәһәр халкы гаиләләр белән җәен-кышын вакытын файда белән үткәрерлек спорт мәйданы вариантларын карап тикшердек”, - ди Илсур Метшин.
Төзелеш эшләре 2013 елгы Универсиадага тәмамланыр, дип көтелә.