(KZN.RU, 15-нче июнь,). 2015 елда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты Казанда үткәреләчәк. Бу хакта бүген, 15 июль көнне Шанхай (КХР) вакыты белән 13.00 сәгатьтә, Халыкара йөзү федерациясе - FINA бюросы әгъзалары шундый карар кабул иткән.
Шанхайда шул хакта игълан ителү белән, яклар йөкләмәләрне үтәү турындагы килешүне имзалады. Документка ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, FINA Президенты Хулио Сезар Маглионе, Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин, РФ Йөзү федерациясе Президенты Владимир Сальников кул куйды.
30 минутлы презентацтия барышында Казанны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россиянең спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры урынбасары Павел Колобков, “Казан 2015/2017” заявка бирү комитетының башкарма директоры, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” генераль директоры Владимир Леонов, “Спортивное вещение” генеральдиректоры Василий Кикнадзе, шулай ук Россиянең Йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников, дүрт тапкыр Олимпия чемпионы Александр Попов һәм өч тапкыр Олимпия чемпионы Мария Киселева тәкъдим итте. Презентация инглиз телендә барды.
Дөнья чемпионатын Казанда үткәрү буенча заявка кенәгәсендә каралганча, ул түбәндәге объектларда уздырылачак.
Суныңспорты төрләре сараенда (4,5 урынга исәпләнгән) суга сикерү, синхрон йөзү, су тубы (ярым финал һәм финал) буенча ярышлар узачак. Шулай ук “Олимп” бассейнында – су тубы (хатын-кызлар, алдагы этап, чирек финал), “Буревестник” бассейны – су тубы (ир-егетләр, алдагы этап, чирек финал), Ишкәкләрдә ишү спорты төрләре үзәге (3 мең кешегә исәпләнгән) – ачык һавадагы сулыкта йөзү. Чемпионатның төп кластеры хәзерге вакытта төзелә торган футбол стадионы (45 мең урынга исәпләнгән) белән Су спорты төрләре сараеның берләштерелгән территориясендә урнашачак. Дөнья чемпионаты исә 2015 елның 17 июленнән 2 августына кадәрге вакыт эчендә үткәрелә, шул рәвешле, ул “Тур де Франс” велоярышы һәм җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты вакытлары белән чагышмый.
Искәртеп үтәбез: Су спорты төрләре буенча Россия моңарчы үзендә дөнья чемпионаты үткәргәне юк. 2013 елда дөнья чемпионатын үзендә уздырту буенча Мәскәү заявка бирсә дә, Дубайга оттырган.