Елга портында "Булгария" теплоходы һәлакәте корбаннары истәлегенә багышланган...
(KZN.RU, 12-нче июль). Казан елга портында “Булгария” теплоходында һәлак булганнар истәлегенә багышланган гражданнар акциясе узды.
Судно пассажирлары исемлеге эленгән Елга порты бинасы янында “Булгария” теплоходы һәлакәте корбаннары истәлегенә мемориал барлыкка килгән. Йөзләгән кеше бирегә кичәдән бирле чәчәк, шәм һәм балалар уенчыклары алып килә.
Рөстам Миңнеханов, Игорь Левитин, Минтимер Шәймиев һәм Илсур Метшин Елга порты дивары янына чәчәкләр салды, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды, дип хәбәр ителә Хөкүмәт порталының рәсми сайтында.