Исегезгә төшерәбез, Болгардан Казанга юл тоткан “Булгария” ял итү теплоходы 10 июль көнне көндезге 2 сәгатьтә һәлакәткә тарган һәм баткан.
РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең оператив штабы мәгълүматларына караганда, суднода 199 кеше булган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Респубикасы буенча Баш идарәсендә “112” һәм оператив штабта (843) 227-46-56, 292-27-72, 293-09-00 кайнар линия телефоннары эшли, алар буенча коткарылган, зыян күргән һәм үлүчеләр хакында мәгълүмат алып була.