Көз уртасына Казан йортлары ишегалларында 2,5 мең яңа чүп контейнеры барлыкка киләчәк.
(KZN.RU, 30-нчы июнь). Көз уртасына Казан йортлары ишегалларында 2,5 мең яңа чүп контейнеры барлыкка киләчәк. Моннан тыш, яңа мобильчүп-чар ташу техникасы сатып алыначак. Шәһәрнең актуаль проблемаларының берсен хәл итәргә тиеш яңа техника белән Казан Мэры Илсур Метшин танышты.
Яңа техниканың өстенлеге күзгә күренеп тора. Чүп багы цинк белән йөгертелгән, гадәти контейнерлар белән чагыштырганда яңаларының гомере 2-3 тапкырга озынрак булачак дигән сүз. Моннан тыш, бак тәгәрмәчләр белән җиһазландырылган, бу исә контейнерны чүп ташу машинасына тәгәрәтеп китерергә мөмкинлеге хакында әйтә. Бүгенге көнгә, “Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе” ҖЧҖ (“ПЖКХ”) генераль директоры Эдуард Антонов сүзләренә караганда, Казанның Вахитов районында 18 урында 56 контейнер урнаштырылган.
Вахитов районыннан соң яңа чүп контейнерлары Казанның Совет районында барлыкка киләчәк. “Хәзерге вакытта контейнерларның кайтарылуын көтәбез. Шуннан соң мәйданчыкларны әзерләп, контейнерларны урнаштырачакбыз”, - диде “ПЖКХ” генераль директоры.
Яңа контейнерлар Казанның ишегалдында йөрү авыр булган районнарында, чүпне чыгару белән авырлыклар булган районнарында урнаштырылачак.
“Бу Идел буе районы, кыш көне без бу проблемага тап булдык, - дип сөйли Эдуард Антонов. – Совет һәм Яңа Савин районнары”. Монда, Э.Антонов сүзләренә караганда, 2,5 мең контейнер урнаштыру планлаштырыла. Моннан тыш, “ПЖКХ” планнарына 15 “КамАЗ”ны алыштырырга тиешле 3 зур чүп ташу машиналары сатып алу планлаштырыла.
Программаны тормышка ашыру вакыты турында әйткәндә, Эдуард Антонов Казан ишегалларын яңа чүп мәйданчыклары һәм контейнерлары белән тәэмин итү октябрь урталарына тәмамланырга тиешлеген белдерде. “Бу шәһәрдә тәртип һәм чисталык эшендә чираттагы адым”, - ди Э.Антонов.