(KZN.RU, 29-нче июнь). Казанның Һади Такташ урамында социальипотека программа кысаларында барлыкка киләчәк йортлар төзелеше график нигезендә бара. Бу хакта эш белән объектларны карап йөрү вакытында Казан Башкарма комитетының Төзелеш тармагын үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Камил Хөсәенов хәбәр итте. Күчмә эш киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Казан зообакчасы каршында урнашкан территориядә биш торак йорт төзелеше проектлаштырылган. Икесе – 9 һәм 10 катлы кирпеч йортлар – бу ел ахрыныда куллануга тапшырылачак. 9 катлы ике секцияле торак йорт 80 фатирга (шул исәптән 42 ике бүлмәле һәм 38 өч бүлмәле) исәпләнгән. Биредә алтынчы һәм җиденче катларны өю, түшәмә плитәләренә монтаж эше алып барыла. Эчке электрика һәм штукатурка эшләре яртылаш эшләнгән. Шулай ук сантехника урнаштыру эше башланган.
10 катлы кирпеч йортның төзелеш эшләре тагын да югарырак темпларда алып барыла. Ул 36 бер бүлмәле, 38 ике бүлмәле һәм 16 өч бүлмәле фатир – барлыгы 90 фатирга исәпләнгән. Биредә парапетларны өю эше тәмамланган. Эчке электрика эшләре 80%-ка башкарылган. Газ һәм штукатурка эшләренең өчтән ике өлеше әзер. Тәрәзәләрнең өчтән ике өлеше куелган. Моннан тыш, җылыту системасының монтаж һәм сантехника эшләре башланган. Камил Хөсәенов билгеләп узганча, барлык эш расланган графиктан алда бара. Шул ук мәйданда социаль ипотека буенча тагын өч йорт төзелеше эше башланган. Монолит-каркас биек йортлар икенче елга тапшырырлар, дип көтелә.
Парковка урыннарына килгәндә, К.Хөсәенов сүзләренә караганда, 9 һәм 10 катлы йортларны куллануга тапшырган вакытка парковка зонасы барлыкка киләчәк. Әлеге комплекс өчен күпкатлы паркинг каралган.
Шуны да әйтергә кирәк, быел социаль ипотека программасы буенча 861 фатирлы, гомуми мәйданы 48 мең квадрат метрдан артык булган 8 йорт төзелеше башланган. Әлеге йортлар Гадел Кутуй, Кызыл Армия, Актай, Бакалейная урамнарында, Һади Такташ һәм Чистай урамнарында икешәр урнашкан.