Июль ае дәвамында Казанның Бауман урамы тәртипкә китерелергә тиеш.
(KZN.RU, 28-нче июнь). Июль дәвамында Казанның Бауман урамы тәртипкә китерелергә тиеш. Иртәнге обход барышында Казан Мэры Илсур Метшин әнә шундый бурыч куйды.
Хәзерге вакытта Казанның Арбатында ремонт эшләре бара. Аерым алганда, урам башында урнашкан “Су анасы” фонтанының төп савыты ремонтлана. Эшчеләр фонтан тирәсендәге брусчатканы алмаштыра. Нигездә, чокыр барлыкка килгән яисә вакыт үтү белән коелган брусчатка бөтен җирдә алмаштырылачак. Моннан тыш, шәһәрнең үзәк урамында яшелләндерү эшләренең төп өлеше башкарылган.
Күчмә эш киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының Җитәкчесе Алексей Песошин, Вахитов һәм Идел буе районнарының башлыгы Андрей Лобов, Тышкы төзекләндерү комитеты җитәкчесе Игорь Куляжев, идарәче компания вәкилләре катнашты.
Андрей Лобов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Шаляпин һәйкәле нигезен алмаштыру өчен кирәкле булган эшләрне башкару һәм материаллар бәясен үз эченә алган смета әзерләнә. Һәйкәл үзе яхшы хәлдә, әмма аның нигезе өчен бик үк сыйфатлы булмаган материал кулланганнар, шул сәбәпле ул ишелгән. Шулай ук яңгыр канализацияләрен чистарту эшләре алып барыла. Эшчеләр сүзләренә караганда, яңгыр канализацияләренең лотоклары яртылаш чүп-чар белән тыгылган. Бауман урамында яңгыр канализацияләренең рәшәткәләрен дә алмаштырачаклар.
Шуны да әйтергә кирәк, Казан Мэры май уртасында Петербург һәм Бауман урамнарында эш обходында булган иде. Шул вакытта шәһәрнең тарихи өлешен тәртикә китерү буенча бурычлар куелды.
Илсур Метшин билгеләп узганча, Бауман урамында июль ае дәвамында беренче чиратта башкарылырга тиешле эшләр бар: яңгыр канализацияләрен ремонтлау, брусчатканы торгызу, фасадларны төзекләндерү һәм урамны яшелләндерү. Моннан тыш, җәмәгать тәртибен саклау өчен 2 милиция посты урнаштыру, шулай ук җәмәгать бәдрәф урыннар санын арттыру планлаштырыла.