(KZN.RU, 27-нче июнь). “Бустан” Казан спорт комплексы шәһәрнең студентлар командасы арасында тест рәвешендә волейбол турнирын кабул итә.
Ярышлар Россия буенча бәйрәм ителә торган Яшьләр көненә багышлана. Чарада Казанның әйдәп барган югары уку йортларын тәкъдим иткән 6 команда катнаша. Оештыручылар сүзләренә караганда, катнашучылар саны күбрәк була алыр иде, әмма студентлар имтиханнар тапшыру белән мәшгуль.
Бүген турнирда Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рәфис Борһанов, Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казанның Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәһриев булып кайтты. Уеннарга кадәр Илсур Метшин спортзал һәм бассейн комплексын карап чыкты.
Турнирны оештыручылар сүзләренә караганда, Яшьләр көнендә спорт стартларын үткәрү спорт белән шөгыльләнүгә өндәү, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән.
“Сәламәтлек бишьеллыгы”н гамәлгә ашырган Казан Мэриясе турнирны үткәрү идеясен хуплады. Программаның төп максаты – Казан халкының яшәү дәвамлылыгын озайту. Казан Мэры Илсур Метшин әлеге максатка ирешү өчен физик культура һәм спортны пропагандалау, шәһәр халкының системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнү аша ирешеп булуын билгели. Спортның төрле төрләре буенча студентлар арасындагы турнир нәкъ шундый макстлардан чыгып әзерләнә.
“Бустан” спорт комплексы мәйданы волейбол турниры өчен юкка гына сайланмады. Комлекс паркетында югары дәрәҗәдәге ярышлар әлегә үткәрелмәде һәм Яшьләр көненә багышланган спорт чарасы тест рәвешендә үткәрелде.
“Волейбол да уйнадык, тарихка да кереп калдык”, - дип шаяра студентлар уеннарның беренче сериясе тәмамланганнан соң.
“Татарстан һәм Казан җитәкчелегенә спорт белән шөгыльләнү өчен менә дигән шартлар тудырган өчен рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә”, - дип белдерде турнирда үзе дә катнашкан Студентлар лигасының физик культура һәм спорт буенча вице-президенты Айрат Гатиятов.
Ә спорт мәйданында ярым финал уеннары башланды. Студентларның мавыгучан йөзләренә карап шуны әйтеп була – турнир уңышлы килеп чыкты.
Ә җиңүчене исә Кубок көтә.