Казанның Икътисади үсеш комитетын Артур Вәлиәхмәтов җитәкли башлады
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче ноябрь, Алсу Сафина). Артур Вәлиәхмәтов
Икътисади үсеш комитетына рәис итеп билгеләнде. Бу хакта эшлекле дүшәмбе
вакытында Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте. Моңа кадәр Артур Вәлиәхмәтов Икътисади
үсеш комитеты рәисенең урынбасары вазыйфасын башкара иде.
Казан Мэры комитетның элеккеге җитәкчесе Илдар Шакиров
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары
булганлыгын җиткерде.
Шәһәр җитәкчесе шулай ук А.Вәлиәхмәтовның төрле өлкәләрдә
эшләгәнлеген билгеләп үтте. “Яшь булуына карамастан, аның инде берничә
коммерцияле банкта тупланган яхшы эш тәҗрибәсе бар. Соңыннан Универсиада Авылында
безнең белән бергә Бөтендөнья студент уеннарына әзерлек һәм уздыру этабын узды.
Соңгы ике елда комитет рәисе урынбасары вазыйфасын башкарды. Эшне белә”, - дип
билгеләде Илсур Метшин һәм аңа эшендә уңышлар теләде.