(Казан
шәһәре KZN.RU, 11-нче ноябрь, Алсу Сафина).
Бүген Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең
Яңа Савин районында урнашкан катнаш
төрдәге 165-нче номерлы балалар
бакчасында булып кайтты. 1960 елда төзелгән
мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесе
2017 елда төзекләндереләчәк.
Хәзерге
вакытта балалар бакчасындагы 9
төркемдә 185 бала тәрбияләнә. Бакча мөдире
Светлана Белова сүзләренчә, балалар
бакчасына ихтыяҗ зур. Бирегә ата-аналар
балаларын шәһәрнең төрле почмакларыннан
алып киләләр. Светлана Белова билгеләп
үткәнчә, өч төркемдә тәрбия Вальдорф
методикасы буенча бирелә һәм ата-аналарның
күбесе балаларының нәкъ менә әлеге
төркемнәргә йөрүләрен тели.
Балалар
бакчасы мөдире шәһәр башлыгына
учреждениенең ни хәлдә булуы турында
сөйләде. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк,
балалар бакчасы 1960 һәм 1967
елларда төзелгән ике бинага урнашкан.
Капиталь төзекләндерү программасы
буенча, бу елны бер бинадан икенче бинага
күчү урыны төзекләндерелгән.
Светлана Белова сүзләренчә, экспертиза
үткәрелгән һәм аның нәтиҗәсендә бер
бинаның икенче бинага тоташкан стенасы
авария хәлендә дип табылган. Балалар
бакчасына керү юлының берсе шулай ук
аврия хәлендә икән. «Бина стеналарында
ярыклар бар, кирпечләр кителеп төшкән
урыннар да шактый. Түбәне төзекләндерергә
кирәк», - диде бакча мөдире.
Бина
эчендә – ясле төркеме бүлмәсендә дә
ярыклар бар. Илсур Метшинга шулай ук
азык әзерләү блогын да күрсәттеләр.
Биредә Россия Кулланучылар күзәтчелеге
биргән документ буенча стеналарны,
түшәмне төзекләндерергә, плиткаларны
алыштырырга кирәк. Ләкин иң мөһиме –
вентиляция эшләми», - диде Светлана
Белова. Шәһәр Мэры киләсе елда балалар
бакчасы һичшиксез төзекләндерелергә
тиеш дип ассызыклады.
Очрашу
ахырында Илсур Метшин Вальдорф төркемендә
тәрбияләнүче балалар белән аралашты.
Мөдир сөйләвенчә, төркемгә 3
яшьтән алып 7 яшькәчә балалар йөри.
Олырак балалар кечеләренә ярдәм итәләр
- барысы да гаиләдәгечә.
«Бакчага
нигез салынганнан соң биредә төзекләндерү
эшләре үткәрелмәгән. Бакчаны шушындый
хәлдә саклый алуыгыз сокландыра, - диде
Илсур Метшин. – Кулларыгызның алтын
булуы, педагогларның олы йөрәкле
икәнлекләре күренеп тора. Аллага шөкер,
төзекләндерүне көткәнсез».
Казан
Мэры биредә башкарыласы эшләрнең күләмле
булуын билгеләп үтте. «Бер бакчага - 50,
икенчесенә 30 ел. Квадрат метрларны
гына тапкырлап карарга ярамый. Эшләрне
башлау алдыннан реаль хәлне бәяләү өчен
без бирегә киләбез дә инде», - диде ул.
Балалар
бакчасына шулай ук Мәгариф идарәсе
башлыгы Илсур Һадиуллин һәм Авиатөзелеш,
Яңа Савин районнары администрациясе
башлыгы Тимур Алибаев та килде.