Татарстанның полиция хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте
Фото ТР Хөкүмәте порталыннан алынды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы ноябрь). Эчке эшләр органнары
хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы бүген Казанның “Пирамида”
мәдәни-күңел ачу комплексында булды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков,
ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР эчке
эшләр министры Артем Хохорин, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров,
ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, республика министрлыклары
һәм ведомстволары җитәкчеләре, ветераннар һәм эчке эшләр органнарының шәхси
составы катнашты.
Үзләренең хезмәтләрен башкарган вакытта һәлак булган хезмәткәрләрне
бәйрәм кунаклары бер минут тынлык белән искә алды. Соңыннан кунакларга
Татарстанның атказанган артистлары катнашлыгында концерт күрсәтелде.
Республика җитәкчлеге исеменнән ТР Дәүләт Советы спикеры
Фәрит Мөхәммәтшин чарада катнашучыларны бәйрәм белән котлады, дип хәбәр итә
ведомствоның матбугат хезмәте.
Ф.Мөхәммәтшин һәм А.Хохорин эшләрендә аерым бер уңышларга
ирешкән полиция хезмәткәрләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырдылар.