(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы ноябрь, Михаил Ченцов). Бүген Казанның
Петровский бистәсендә участок полицияләренең вәкаләтле хезмәткәрләре өчен беренче
административ-торак комплекс ачылды. Казан Мэры Илсур Метшин участок хезмәткәре
Сергей Степановның гаиләсенең яшәү һәм эшләү шартлары белән шәхсән танышып
кайтты. Сергей Сетпанов карамагында Петровский, Кояшлы һәм Мирный бистәсенең
бер өлеше тора. Ел ахырына кадәр Константиновка, Иске Победилово, Вознесение,
Кадыш һәм Вишневка бистәләрендә тагы шундый биш комплекс тапшырылачак.
Административ-торак комплексны финанслау шәһәр һәм
республика бюджеты хисабына башкарыла – бер объект 3,7 млн. сумга төшә. Өстәмә рәвештә
Казан бюджетыннан административ-торак комплексларны инфраструктура һәм төзекләндерү
белән тәэмин итү уңаеннан 18,1 млн. сум акча бүлеп бирелгән.
Административ корпусны һәм участок хезмәткәренең эш
кабинетын караган вакытта, Казан Мэры комплекстагы яхшы шартларны һәм халыкка
якында гына урнашуының уңайлылыгын билгеләп үтте. “Участок инспекторының биредә
булуы – халык өчен үзенә күрә бер тынычлык, ышаныч һәм иҗтимагый тәртипне
саклау”, - диде И.Метшин.
И.Метшин Петровский бистәсендәге пунктның соңгысы булмавын билгеләп
үтте, бу ел азагына кадәр Татарстан башкаласында тагы берничәне ачу планлаштырыла.
“Бу елда гына да алты пункт тапшырылачак. Президентыбыз һәм эчке эшләр
министрлыгына рәхмәт җиткерәсе килә, аларның ярдәме белән программа эшләп китә
алды һәм республикада да, башкалада да яхшы гына хезмәт итә”, - диде Казан
Мэры.
Пунктны карауда шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнары
администрациясе башлыгы Андрей Лобов та катнашты.