(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы ноябрь, Алсу Сафина). Бүген
Казан Мэры Илсур Метшин 2-нче Азино урамында урнашкан 1224 укучыга исәпләнгән
яңа мәктәпнең төзелеш мәйданчыгын карап кайтты. Микрорайон халкы түземсезлек
белән көтә торган мәктәпне киләсе уку елының башында кулланышка тапшырырга
җыеналар.
Әлеге микрорайонда мәктәп төзү үтенече белән җирле халык
берничә тапкыр шәһәр җитәкчесенә мөрәҗәгать белән чыккан. Шәһәрнең Совет районы
администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров сүзләренә караганда, якындагы
мәктәпләрдә күп бала укый һәм укулар ике сменада оештырылган.
Яңа мәктәп 1224 укучыга исәпләнгән, аны 2017 елның 1-нче
сентябрендә кулланышка тапшыру көтелә. Мәгариф учреждениесе подвалы булган 3
катлы бинада урнашачак. Бинаның мәйданы - 25,8 мең кв.м. Мәктәп 4 блокка
бүленәчәк: башлангыч сыйныфлар, өлкән сыйныфлар блогы, спорт блогы һәм туклану
блогы.
“Барлык күрсәткечләр дә раслатылган диярлек, төзелеш бара,
акча бүленгән”, - дип җиткерде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары
Азат Нигъмәтҗанов.
Мәктәп төзелеше бу елда башланды. Генподрядчы – “Фортекс”
ҖЧҖ, подрядчы – “Ак таш” ҖЧҖ. “Эшләр график буенча, яхшы режимда алып барыла”,
- дип җиткерде “Ак таш” ҖЧҖ генераль директоры Газинур Әхмәтов. Илсур Метшин
сыйфат ягына аеруча да игътибар бирергә чакырды. “Ак таш” төзегән балалар бакчаларыннан
әти-әниләр дә, учреждение җитәкчеләре дә канәгать кала, - дип билгеләде шәһәр
Мэры. – Алар балаларны яратып төзиләр. Сездә әлеге подрядчы эшләвенә шатмын”.
Гомуми белем бирү мәктәбе төзелеше федераль һәм республика
бюджеты хисабына алып барыла.
“Ситуация катлаулы булуына кармастан, без ел саен яңа
мәктәпләр төзибез. Федераль программага һәм Татарстан Президенты Рөстәм
Миңнехановка ярдәмнәре өчен рәхмәт, - дип билгеләде Илсур Метшин. – Икенче
сменада укучы балалар күп. Мәктәпне әти-әниләр дә, балалар да, без дә
түземсезлек белән көтәбез”.