(Казан
шәһәре KZN.RU, 7-нче ноябрь, Михаил Ченцов).
Бу елны Казанда шәһәр паркларын һәм
скверларын төзекләндерү программасы
кысаларында тугыз яшел зона
реконструкцияләнгән. Моның кадәр
объектларны төзекләндерүне район
администрацияләре, төзекләндерү
предприятиеләре, бизнес оешмалары,
меценатлар һәм сәнәгать оешмалары
ярдәменнән башка башкарып чыгып булмас
иде, дип саный Казан Мэры Илсур Метшин.
«Барыгызга
да бик зур рәхмәт. Үзебез генә бу
проектларны күтәрә алмаган булыр идек.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка
бик зур рәхмәт. Катлаулы елларда бер
генә социаль программа да тукталып
калмады, Татарстан Республикасы
җирлегендә мондый дистәләгән программа
гамәлгә ашырыла. Парк һәм скверлар,
иҗтимагый киңлекләр, су саклау зоналары
– болар без ун ел элек хыяллана башлаган
җирлекләр. Бу юлдашың үзеңнән көчлерәк
булсын дигән очрак. Биш ел эчендә бюджет
акчаларыннан тыш, меценатлар һәм
иганәчеләр тарафыннан әлеге эшләргә
миллиардтан артык акча тотылган», - диде
И.Метшин эшлекле дүшәмбе утырышында.
Казан
Мэры программа нәтиҗәләреннән алган
тәэсирләре белән уртаклашты. «Чит илгә
беренче тапкыр барган вакытларда без
газоннарда яткан, йөгергән һәм шунда
уйнаган кешеләргә гаҗәпләнеп карый
идек. Болар барысы да экзотика булып
тоелды. Бүген исә шәһәр халкының парк
һәм скверларда рәхәтләнеп ял итеп
йөрүләрен күрәбез. Өлкән буын, яшьләр
шул ук газоннарда ял итә, һәм тәрбия дә
арта бара. Яхшылап ял иткәннән соң халык
үзеннән калган чүпне җыеп ала», - дип
сүзен тәмамлады шәһәр башлыгы.
Исегезгә
төшерәбез, хәзерге вакытта программага
кертелгән 7
объектта
эшләр
тәмамланган. Тагын ике объект
– Лядской бакчасындагы
һәм Горки-Әмәт
урман паркында
беренче чиратта башкарыласы эшләр
декабрь
уртасында тәмамланачак.