(Казан
шәһәре KZN.RU, 7-нче ноябрь, Михаил Ченцов).
Казанда парк һәм скверларны төзекләндерү
буенча 2016 елга каралган
программа тәмамлана. Горки-Әмәт урман
паркын төзекләндерү бу елгы программага
кертелгән төп проектларның берсе булган.
Әлеге проектта беренче чиратта башкарыласы
эшләр декабрь уртасында тәмамланып,
шул вакытка кулланышка тапшырылырга
тиеш. Бу турыда бүген үткән эшлекле
дүшәмбе утырышында Казан Башкарма
комитеты җитәкчесе урынбасары - Тышкы
төзекләндерү комитеты рәисе Игорь
Куляжев җиткерде.
И.Куляжев
киләсе елгы иҗтимагый киңлекләрне
төзекләндерү программасына бу елда эш
башланган парк һәм скверлар – Горки-Әмәт
урман паркы, Черек күл, Аккош күле ял
зонасы, Кабан күле җирлеге кертеләчәген
әйтеп үтте.
«Горки-Әмәт
урман паркында әле эшләр дәвам итә. Без
эшләрне ике этапка бүлдек. Бу елда эшләр
чаңгы базасын төзекләндерү, яктырткычлар
сузу, юллар салу буенча алып барыла. Юл
урманга зыян китермәү өчен инде халык
сукмак салган эзләргә җәелә», - диде
чыгыш ясаучы.
Илсур
Метшин Горки-Әмәт урман паркын
төзекләндерүнең бу елның мега-проекты
булуын билгеләп үтте. Әлеге гамәл халык
өчен бик әһәмиятле, диде ул.
«Төзекләндерү эшләре 67 га мәйданда
алып барыла. Бу шәһәр халкы яраткан
урыннарның берсе. Ниһаять, без чаңгы
базасына да барып җиттек. Актив ял өчен
барлык шартлар булдыру максатыннан
көчтән килгәннең барын да эшләячәкбез»,
- диде шәһәр башлыгы.
Мэр
узган атнада Горки-Әмәт урманында мәктәп
укучылары белән бергә агач утыртуы
турында сөйләде. Хәзер инде укучылар
кыш көннәрендә биредә тиешле дәрәҗәдә
шөгыльләнә алачаклар диде ул. «Аларның
күзләре ничек янганын күрсәгез иде сез!
Менә без кемнәр өчен эшлибез», - диде
Мэр.