(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче ноябрь, Алсу Сафина). Казан
Мэры Илсур Метшин узган атнада шәһәрдә һәм республикада күзәтелгән һава торышы
ситуациясен аномаль дип атады. Исегезгә төшерәбез, җомга көнне Татарстан
башкаласында бозлы яңгыр яуды, ә юлларда һәм тротуарларда көчле бозлавык
барлыкка килде. “Бу – аномаль күренеш. Бәхеткә, мондый һава торышы кышын бик еш
булмый, шулай да күзәтелә”, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе.
“Кыш әле җитмәде дә, ә без инде кышның барлык “рәхәтлекләрен”
дә тоеп өлгердек: бозлы яңгыр, температураның кисәк кенә плюстан минуска күчеше
яисә киресенчә”, - диде шәһәр җитәкчесе эшлекле дүшәмбене ачып.
Ул һава торышы аркасында шәһәрнең күп кенә җирләрендә эш
туктатылганлыгын җиткерде, аерым алганда, вакытлыча аэропорт ябылып торды,
электр транспортлары эшендә тоткарлыклар барлыкка килде һ.б.
Мэр коммуниаль хезмәтләр, предприятие, район
администрацияләре адресына бик күп төрле тәнкыйть-шелтәләр килгәнлеген
җиткерде. “Эшне җиренә җиткереп башкармау, әзерлексез булу һәм табигать
көчләрен яхшы итеп аера белергә кирәк, - дип саный шәһәр җитәкчесе. – Аңа
әзерләнеп булмый. Барыбыз бергә һәм әзерләнеп кенә каршы алсак”.
Илсур Метшин коммуналь хезмәтләрнең кичтән эшләгәннәрен,
11-нче ноябрь иртән юлларга һәм тротуарларга 1 мең тоннадан артык реагент
сибелгәнлеген җиткерде.