(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче ноябрь, Михаил Ченцов). Агымдагы
елның 9 ае эчендә Казанда җитештерү өлкәсендә үлем очраклары 2015 елның шул
чоры белән чагыштырганда 40%-ка кимегән. Шәһәр Башкарма комитетының Хезмәтне
саклау буенча координацион совет эшенең нәтиҗәләре турында бүген эшлекле
дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары
Иван Кузнецов җиткерде.
2016 елның башыннан бирле җитештерү өлкәсендә 43 бәхетсезлек
очрагы булган, шул исәптән дүртесе төркем белән күзәтелгән. Үзләренең эш вазыйфаларын
башкарган вакытта 20 кеше һәлак булган, 28 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр
алган. И.Кузнецов билгеләп үткәнчә, иң җитди вакыйгалар гади генә
куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлмәгән урыннарда күзәтелә. “Аларны бозу
очраклары, кызганычка, систематик характерда. Сүз уңаеннан, куркыныч
объектларда сак киртәләре булмау иң күп бозыла торган куркынычсызлык кагыйдәсе
булып тора”, - дип җиткерде докладчы.
И.Кузнецов сүзләренә караганда, Координацион советның махсус
контроле астында җәрәхәтләнү очраклары иң югары дип саналган төзелеш тармагы
тора. Әйтик, 2015 елда 46 үлем очрагының 20-се төзелеш тармагына туры килгән.
Үзенең докладын тәмамлап И.Кузнецов ел башыннан 114 төрле
тәртип бозу очраклары күзәтелгәнлеген, бүгенге көндә аларның юкка
чыгарылганлыгын җиткерде.
Казан Мэры Илсур Метшин Координацион совет башкара торган
эшнең бик тә әһәмиятле булуын билгеләп үтте. “Саннар үзләре өчен үзләре сөйли,
шулай да аларның зур булуы начар. Ел дәвамында үлем очракларының 40%-ка кимүе –
яхшы нәтиҗә, әмма безгә нульгә омтылырга кирәк. Һәр үлем – гаиләләр өчен зур
югалту. Шуны истән чыгармыйк, хезмәтне саклау – “иминлек мендәре” кебек бары
тик иминлек каешларын эләктергән очракта гына эшли”, - дип нәтиҗә ясады Казан
Мэры.