И.Метшин: “Генплан – безнең өчен әһәмиятле мәсьәлә”
KZN.RU Казан шәһәре
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче ноябрь, Алсу Сафина). Казан
Генераль планының дүрт вариантын карау нәтиҗәләре буенча ясалган
гомумиләштерелгән концепция 2016 елның уңышы булды, ул алга таба проектлау өчен
расланды. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитетның Архитектура һәм шәһәр
төзелеше идарәсе җитәкчесе Владимир Фомин җиткерде. Ул үзенең чыгышында бу елда
идарә эшенең төп юнәлешләренең берсе буларак “Мәскәү Генпланының
Фәнни-тикшеренү һәм проект институты” белән төзелгән килешүе кысаларында
шәһәрнең генераль планын әзерләүне атады.
Соңгы концепция барлык дүрт вариантның да көчле яклары
кушылмасы буларак әзерләнгән. Концепция компактлы шәһәр кебек үсеш алырга
тәкъдим итә. Төп күрсәткеч кабул ителгән: 2035 елга халык саны – 1 млн. 430 мең
кеше.
“Идарә бик тә әһәмиятле һәм катлаулы эш алып бара. Генплан –
безнең өчен әһәмиятле мәсьәлә. Без концепцияне уйладык, эчке ресурслар хисабына
шәһәрне үстерү карарына килдек, - дип билгеләде Илсур Метшин. – Шундый
мисалларның берсе – сәнәгать зоналарын чыгару һәм реновацияләү. Генпланны
үзгәртү, шәһәрне үстерү перспективалары буенча барлык мәсьәләләр дә, һичшиксез,
профессиональ җәмгыятькә фикер алышуга чыгарылырга тиеш”.