Людмила Андреева Казан Мэрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче ноябрь, Алсу Сафина). Бүгенге эшлекле
дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин Казан шәһәр Думасы секретаре Людмила
Андреевага Рәхмәт хаты тапшырды. Ул шулай ук аны 12-нче ноябрьдә булып узган
туган көне белән дә котлап үтте.
«Людмила Николаевна –
үзенчәлекле кеше, республикада гына түгел, чит өлкәләрдә дә,
муниципалитетларның барлык иҗтимагый оешмаларында да зур авторитетка һәм эш
тәҗрибәсенә ия”, - диде шәһәр җитәкчесе.
“Шуның белән беррәттән ул яшь, энергияле һәм һәрвакытта та
актив эшчәнлек күрсәтә бирә, һәрвакытта да нәтиҗәгә һәм Казан шәһәр Думасы һәм
Казан авторитеты Татарстан Республикасы башкаласының югары статусына туры
килсен дип эшли”, - диде шәһәр җитәкчесе.