(Казан шәһәре KZN.RU,
14-нче ноябрь, Михаил Ченцов). Бу атнада узачак югары уку йортлары арасында
уздырыла торган “Беренче курс студенты көне-2016” шәһәр фестиваленең сайлап
алу этабы турында эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе
Айрат Фәизов җиткерде. Казанның 2 меңнән артык студенты үзләренең уку йортларында
сайлап алу узган.
А.Фәизов билгеләп үткәнчә, бу елда Казанның белем бирү
учреждениеләренә 37,5 мең кеше кергән, шуларның 28,5 меңе – югары уку йортларына
һәм 9 меңе – һөнәри белем бирү учреждениеләренең беренче курсына.
Илсур Метшин үзенең Беренче курс студенты көне алдыннан
кичергән тәэсирләрен хәтерләгәнен билгеләп үтте. “Яңа тормышка ишек ачыла кебек
иде. Дәресләрдән соң әлеге бәйрәмгә әзерләнүебезне хәтерлим. Әлеге тәэсирләрне
хәзер 28 мең беренче курс студентына тапкырлагыз – никадәр көчле, яхшы, уңай
энергия булачак, шуңа да һичшиксез фестивальгә барырга кирәк. Студентларның һөнәри
белем генә алып калмыйча, беренче курстан ук шундый иҗади, кызыклы, креатив
тормыш белән яшәүләре сөендерә”, - диде Казан Мэры.
Казан югары уку йортлары арасында уза торган “Беренче курс
студенты көне-2016”
фестиваленең шәһәр этабы башкалада 16-18 ноябрь көннәрендә Идел буе дәүләт
физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залы сәхнәсендә узачак.