(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче ноябрь, Алсу Сафина). Бүген
Татарстан башкаласында РФ Генераль прокуратурасы академиясенең Казан юридик
институты (филиалы) ачылды. Уку бинасында прокурор хезмәткәрләре өчен квалификацияне
үстерү һәм һөнәри белем күтәрү программалары, шулай ук югары белем
программалары тормышка ашырылачак.
Ачылыш тантанасында РФ генераль прокурорының беренче
урынбасары Александр Буксман, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ
генараль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, РФ Генераль прокуратурасы Академиясе
ректоры Оксана Капинус, Казан Мэры Илсур Метшин, хокук саклау һәм контроль
органнары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, югары уку
йортлары ректорлары һ.б. катнашты.
РФ Генераль прокуратурасы Академиясенең Казан юридик
институты (филиалы) Мәскәү ур., 41 адресы буенча урнашкан. 3 мең кв.метрдан
артык мәйданлы бинада уку аудиторияләре, административ биналар, шулай ук 32
уңайлы номерлы торак-көнкүреш блогы эшләячәк. Уку бинасының аудиторияләрендә
берьюлы 100-ләп тыңлаучы һәм студент укый ала. Якындагы территориядә сквер һәм
25 машиналык парковка бар.
Казан юридик институты РФ Генераль прокурорының 2016 елның
22-нче гыйнварыннан чыккан боерыгы нигезендә булдырылган. Кунаклар, уку бинасын
карап чыкканнан соң, сәламләү сүзләре белән чыгыш ясадылар.
Тантана ахырында “Жикстрой” төзелеш оешмасы җитәкчесе Әнвәр
Мәхмүтов РФ Генераль прокуратурасы Академиясе ректорына яңа бинадан символик
ачкычны тапшырды.