(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы ноябрь, Михаил Ченцов). Казанның
Идел буе районындагы “Кояшлы шәһәр” торак микрорайонында бүген “Йолдызлык” (“Созвездие”)
яңа балалар бакчасы ачылды. Казан Мэры Илсур Метшин ачылыш тантанасында
мәртәбәле кунак буларак чыгыш ясады, балаларны һәм аларның әти-әниләрен бәйрәм
белән котлады.
Катнаш төрдәге 4-нче номерлы мәктәпкәчә белем бирү
учреждениесе Бакый Урманче, 11а адресы буенча 2,5 мең кв.метрдан артык мәйданда
урнашкан, 140 балага исәпләнгән. Директоры Марина Сафиуллина “Йолдызлык”та 6
төркем будырылганлыгын җиткерде. Яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе өч
яшьлек сабыйларның балалар бакчасына булган чиратларын япкан диярлек.
Илсур Метшин балалар бакчасы бинасын, уку бүлмәләрен карады,
соңыннан коллективны һәм әти-әниләрне балалар бакчасы ачылуы белән котлады.
“Әлеге кояшлы көндә “Кояшлы шәһәр”дә яңа балалар бакчасы ачылуына
шатбыз. Бакчада барысы да бар – коллектив та, тәҗрибәле җитәкче дә”, - диде
Казан Мэры.
Шәһәр җитәкчесе әлеге
эшкә үзеннән һәрдаим ярдәм итеп килүче ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт
сүзләре ирештерде.
Ачылыш уңаеннан балалар бакчасының актлар залында
сабыйларның татар һәм рус телләрендә әзерләнгән музыкаль һәм әдәби чыгышлары
белән бәйрәм концерты оештырылган иде.
Балалар бакчасы ачылышында Вахитов һәм Идел буе районнары
администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин
һ.б. катнашты.