(Казан
шәһәре KZN.RU, 17-нче
ноябрь, Михаил Ченцов).
Бүген совет рәисе, Казан Мэры
Илсур Метшин җитәкчелегендә
үткән Попечительлек
советы утырышында Казан
(Идел буе) федераль университеты юридик
факультетының үсеш перспективалары
һәм шулай ук юридик факультетны
тәмамлаучылар форумының нәтиҗәләре
турында фикер алыштылар.
Факультет
деканы Лилия Бакулина
сөйләгәнчә, юридик
факультетта милли
куркынычсызлыкны хокукый яктан тәэмин
итү буенча белгечлек
программасын эшләгәннәр.
«Без документлар җыелмасын
тапшырдык, хәзерге вакытта программа
лицензия алу
дәрәҗәсендә», - диде
ул.
Попечительлек
советы утырышында көндезге
бүлеккә укырга керү өчен бюджет урыннары
кимү, чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыру
мәсьәләләренә игътибар юнәттеләр.
Шунысын
да әйтеп үтәргә кирәк, Казан федераль
университетында утырыш үткән
көндә студентлар
һәм аспирантларның
«Юридик фән һәм тәҗрибә 2.0. Киләчәккә
караш» дигән I Халыкара юридик конвент
эше башланды. И.Метшин конвент
ачылышында катнашты һәм
бирегә җыелганнарны университетның
туган көне белән котлады.
Исегезгә
төшерәбез, бүген илдәге иң борынгы уку
йортларының берсе саналган
әлеге оешмага нигез
салынуга
212 ел тулды.