(Казан
шәһәре KZN.RU, 17-нче
ноябрь, Антон Ноздрин).
Казанның «Кәҗә
бистәсе» метро станциясе
янында, Вахитов урамында
150 машинага исәпләнгән
беренче махсус
муниципаль парковка
ачылды. Ул автомобиль
транспортыннан бүленеп чыга торган
парник газларын киметү программасын
үстерү кысаларында төзелгән. Казан
Мэры Илсур Метшин яңа
парковка киңлеген карады. Аның төп
үзенчәлеге - язгы-җәйге чорда велосипедтан
бушлай файдаланырга була.
Биредә 50 велосипед өчен
парковка
урыны булдырылган.
Казанның
Транспорт комитеты рәисе Айдар
Габделхаков
Мэрга парковкадагы барлык
урынның 10%-ы инвалидларның
транспорт чаралары өчен каралган булуын
җиткерде. Велосипедтан файдалануга
килгәндә, ул машина йөртүченең һәрберсе
биредә автомобилен калдырып, велосипедтан
бушлай файдалана алачак
диде. Икенче велосипедны алырга теләгән
очракта, сәгатенә 30 сум түләргә кирәк
булачак. Хәзерге вакытта әлеге махсус
парковкага машинаны куеп калдырып,
җәмәгать транспортына утырып китеп
була. Парковка
янәшәсендә генә «Кәҗә бистәсе» метро
станциясенә керү юлы, шулай ук җәмәгать
транспорты тукталышы. Әлеге тукталыш
аша 14 автобус һәм 2
троллейбус маршруты,
шулай ук шәһәрдән
читтән йөри торган 2 автобус маршруты
уза.
Махсус
парковкада транспорт чарасын 15 минутка
калдырган өчен түләргә
кирәкми, бу вакыт үтеп
китү белән парковка хезмәтеннән
файдаланган өчен түбәндәге тарифлар
буенча түләргә кирәк: 1 сәгать
өчен – 30 сум; 1 сәгатьтән
алып 3
сәгатькә кадәр – 50 сум;
3 сәгатьтән 8
сәгатькә кадәр – 100
сум; 8 сәгатьтән
алып 12 сәгатькә кадәр
– 150 сум; 12 сәгатьтән
артып киткән очракта тәүлегенә
200 сум; 24
сәгатьтән артып киткән түләү вакыты
бер тәүлек дип карала. Әлеге парковкада
төрле түләү ысуллары каралган:
СМС-хәбәр, мобиль кушымта
ярдәмендә, банк һәм
транспорт картасыннан
файдаланып паркомат аша, сак
пунктында шулай ук акчалата да түләргә
була.
Яңа
парковка Казан дәүләт
энергетика
университеты
янында урнашкан. И.Метшин югары
уку йортында эшләүче хезмәткәрләрнең
парковка аша бинаның эчке территориясенә
ничек кереп китә алулары
белән кызыксынды. «Шәһәрдә
парковка киңлекләрен оештыручы»
учреждениесе директоры
Данил Фомин аларга парковка
аша йөрү мөмкинлеге бирә торган махсус
карта бирелгәнлеген хәбәр итте. Д.Фомин
велосипедта йөрүче студентларның
ике тәгәрмәчле транспортларын
әлеге парковкада
калдыру мөмкинлеге барлыгын да җиткерде.
И.Метшин
әлеге парковкага ихтыяҗ зур
булачагына шикләнми. «Төп
күчеп утыру төене, янәшәдә генә
университет, кибетләр,
актив урамнар. Ничек эшләр,
карарбыз», - диде Казан
Мэры.
Данил
Фомин Казанда барлыгы шушындый
биш парковка киңлеге булдырылачагы
турында сөйләде. Хәзерге вакытта
Назарбаев урамы («Сукно бистәсе» метро
станциясе янында), С.Хәким урамы (казан
янында) һәм Ямашев проспекты һәм
Адоратский урамнары киселеше буенча 3
проект әзер икән.
Әлеге
җирлекне махсус
парковка итеп
үзгәртү эшләре бу елның 12-нче
сентябрендә
башланган булган. Парковкада урнаштырылган
җайланмаларны программа ягыннан тәэмин
итү Казанның бердәм парковка киңлекләрендәге
төп программа үзәге белән тәңгәлләштерелгән.