(Казан
шәһәре KZN.RU, 18-нче
ноябрь).
Татарстан Президенты
Рөстәм Миңнеханов
һәм Казан Мэры Илсур Метшин Россия
Федерациясе
Хәрби-сәнәгать комиссиясе фәнни-техник
советының «Казан
төгәл машиналар
төзү заводы»ның
75 еллыгына багышланган утырышында
катнаштылар.
Чара
алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Россия
Федерациясе
Хәрби-сәнәгать комиссиясенең фәнни-техник
советы рәисе
- Россия
Федерациясе
Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе
рәисе урынбасары Юрий Михайлов
заводның җитештерү мәйданчыкларын
карап чыктылар. Завод директоры
Артур Хисамиев
хәзерге вакытта предприятиедә
алып барыла торган эшчәнлек, шулай
ук булган куәтләрне яңарту
чаралары
турында сөйләде.
Предприятиедәге
төп бүлекләрне карап чыккан соң,
кунаклар «Төгәл
машиналар төзү заводы»
тарихын чагылдыра торган
яңа музейга керделәр. Экспозициядә
– мәгълүмати стендлар,
төрле документлар,
фотографияләр,
бүләкләр һәм заводта төрле елларда
эшләп чыгарылган продукция үрнәкләре.
РФ
Хәрби-сәнәгать комиссиясенең фәнни-техник
советы утырышын
ачып, Юрий Михайлов
Татарстанның Россиядәге
оборона сәнгате буенча төп үзәкләрнең
берсе булуын билгеләп үтте.
«Республикада
төрле юнәлештәге заводлар
эшли: биредә сугыш
җайланмалары җитештерелә, авиация
буенча эшләнмәләр күп, машина
төзелеше. Оборона-сәнәгать
комплексы буенча куәтле
төбәк бу», - диде РФ хәрби-сәнәгать комиссиясенең фәнни-техник советы рәисе.
Рөстәм
Миңнеханов үз чиратында әлеге чараны
уздыру урыны итеп Татарстан башкаласын,
Казанның
«Төгәл машиналар
төзү заводы»н
сайлаганнары
өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан
Республикасы Президенты сүзләренчә,
озак вакытлар «Точмаш»ның язмышы хәл
ителмәгән килеш кала. Заводны киләчәктә
эксплуатацияләүнең максатка ярашлыгы
мәсьәләләре дә күтәрелә. Федераль үзәк
ярдәме белән КЗТМны саклап калалар.
«Бүген бу предприятиенең перспективасы
гаять зур. Бу заводта чыгарылучы продукция
илебезгә кирәкле, - диде Рөстәм Миңнеханов.
– Аны техник яктан яңадан коралландыру
һәм реконструкцияләү өчен бик зур
инвестицияләр кертелде».
«Оборона
заказы – күп кенә предприятиеләребез
өчен тотрыклы эш чыганагы» -, диде Рөстәм
Миңнеханов. «Точмаш»та гына 850-ләп кеше
эшли.
Рөстәм
Миңнеханов
билгеләп үткәнчә, совет
чорыннан соң Татарстанда
бер генә оборона заводы
да ябылмаган. «Иң катлаулы
заманнарда да ил җитәкчелеге бу хәлләргә
битараф булмады, республика белән бергә
бу предприятиеләрнең киләчәк язмышын
хәл итүдә катнашты», - диде Татарстан
Республикасы Президенты.
Рөстәм
Миңнеханов Казан төгәл машиналар
төзү заводы хезмәткәрләрен заводның
75 еллыгы белән котлады, шуннан соң
предприятиенең алдынгы хезмәткәрләренә
Татарстан Республикасының
дәүләт бүләкләрен тапшырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.