(Казан
шәһәре
KZN.RU, 18-нче
ноябрь,
Алсу Сафина). Бүген
Казанның IT-паркында
«Бизнес
класс» проектына
нәтиҗәләр ясадылар. Ул Татарстанда
агымдагы елның апрель аенда гамәлгә
ашырыла башлады. Чарада «Саклык банкы»
ААҖ идарәсе рәисе Герман Греф
лекция укыды. Аны 150-гә якын эшмәкәр
тыңлады.
Лекция
барышында теләге булган һәр кеше Герман
Грефка,
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка
һәм Европа, Якын Көнчыгыш, Африка
төбәгендә «Google» компаниясенең стратегик
партнерлык буенча президенты Карло
Бьондога сораулар бирә алды. Чарада
катнашучылар арасында Казан
Мэры
Илсур Метшин, Премьер-министр урынбасары
- ТР
мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры
Роман Шәйхетдинов,
вице-премьер - ТР
мәгариф һәм фән министры Энгель
Фәттахов,
ТР
икътисад министры Артем
Здунов һ.б.
бар иде.
1-нче
апрельдән
30-нчы
майга
кадәр программада катнашу өчен 30 меңнән
артык кеше гариза биргән. Аларның күбесе
Татарстаннан. Өчтән
бере Казанда, 18%-ы
–
Яр
Чаллыда һәм яртысы республика районнарында
яши. Кереш сынау нәтиҗәләре буенча 20
меңнән артык кеше әлеге уникаль программа
нигезендә укый башлаган. 5 меңгә
якын кеше
инде укуны тәмамлаган, 17 мең тирәсе кеше
укуларын бушлай дәвам итәләр. Программа
эшне башлап җибәрүчеләр
белән бергә, тәҗрибәле эшкуарлар өчен
дә каралган.
Программа
берничә тармакны үз эченә ала. Бизнес
өлкәсендәге беренче бишлектә «Матурлык»,
«Интернет-кибет»,
«Авто һәм
мото», «Авыл
хуҗалыгы,
фермерлык»
һәм
«Берәмләп
сату»
юнәлешләре.
Программаны
иң яхшы үзләштергән укучыларга кунаклар
сертификатлар
тапшырдылар.
Программада
катнашучыларның уртача яше 26 яшь. Курсны,
көндезге
чараларны эшләүдә һәм вебинарлар
рәвешендәге консультацияләрдә 100-гә
якын эксперт
катнашкан.
«Бизнес класс» 6 онлайн-модульдән
тора. Проектны
оештыручы - «Саклык
банкы».
Программа «Google» компаниясе
һәм ТР Хөкүмәте катнашында гамәлгә
ашырыла.