(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче ноябрь). “Медиалогия”
мәгълүмати-аналитик системасы Идел буе федераль округы субъектлары башкалалары
җитәкчеләренең 2016 елның октябрь ае өчен чираттагы рейтингын әзерләгән. Ай
нәтиҗәләре буенча Казан Мэры Илсур Метшин медиарейтингта әйдәп бара.
Илсур Метшинның медиаиндексы федераль һәм республика ММЧ
анализы нәтиҗәләре буенча 3108,62 пунктны тәшкил иткән. Матбугатта Казан
Мэрының 2030 елга кадәр Казанны үстерү стратегиясе проектын тәкъдим итүен хәбәр
иттеләр. Шулай ук “Рубин” президенты УЕФА президенты Александр Чеферин белән
эшлекле очрашу уздырды.
Медиарейтингының икенче урынында Самара Мэры Олег Фурсов (1278,79 пункт),
өченчедә - Пермь мэры Юрий Уткин (923,85).
Билгеләп үтәбез, рейтинг ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмати агентлык,
интернет-ММЧ арасында иң абруйлы 34900 чыганакны үз эченә алган “Медиалогия”
системасының ММЧ базасы нәтиҗәләре нигезендә төзелә. Аңа Идел буе федераль
округы субъектлары башкалаларының администрация башлыклары һәм башкала
җитәкчеләре кергән.